Болар кызыклы!
16 ноябрь 2022, 05:05

Баллы ризык ашыйсы килә

Кемнәр кәнфит ярата?

Баллы ризык ашыйсы киләБаллы ризык ашыйсы килә
Баллы ризык ашыйсы килә

Баллы ризык ашыйсы килү сәламәтлек белән проблемалар булуны да кисәтә икән. Аз йоклаучылар да баллы әйбер ярата. Стресс кичергәндәге кебек, бу вакытта грелин дигән гормонның күләме арта.

Диета тота башлап, углеводлардан тулысынча баш тартсагыз, иртән каһвә генә эчсәгез яки төшке ашны бөтенләй ашамасагыз, организмыгыз кирәкле калорийны алмый башлый һәм энергияне тулыландыру өчен кәнфит яки шоколад ашыйсы килеп китә. Моның өчен дөрес тукланырга, яшелчә һәм җиләк-җимеш, бөртеклеләр, майсыз ит ашарга кирәк.  

Шикәр урынына ясалма балландыргычлар куллансагыз да, берәр тәмле әйбер ашыйсы килү барлыкка килергә мөмкин, чөнки ул шикәр кебек энергия бирми. Кирәкле күләмдә калорий җыелмагач, баллы тәм-том ашыйсы килә. Шуңа да шикәр алыштыргычлар кулланганчы, бераз гына баллы әйбер ашап куегыз.    

Хроник стресс аркасында да шикәр күп ашала. Димәк, кәнфит ашаганчы, стресстан котылу юлларын эзләргә кирәк була. Берәр яраткан кул эшенә тотыныгыз, спорт белән шөгыльләнегез, йога һәм медитациянең дә файдасы бар.  

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас