Болар кызыклы!
15 ноябрь 2022, 10:05

Тылсым һәм дәва

“Туй куагы” серләре...  

Тылсым һәм дәваТылсым һәм дәва
Тылсым һәм дәва

“Туй куагы” серләре...

 

Көз белән дә хушлаштык. Алтынлыгын җуеп, сорыланып калган җир өстенә беренче кар бөртекләре кыюсыз гына төшеп куна бу көннәрдә. Куналар да, күк патшалыгыннан үзләренә ярдәмгә килер башка кар бөртекләренең күренүен көтеп зар булалар. Бу көннәрдә күпләре эреп, кабат парга әверелеп, кире күккә ашты инде. Әллә алар, әллә башкалары бүген бөтерелеп-бөтерелеп күктән җиргә ашыга...

Көз мизгеленең соңгы аена кердек. Соңгы көннәрнең сорылыгын саклаган, салкыннардан куырылып калган табигатьтә тимгел-тимгел кызыл бизәкләр ерактан ук балкып тора. Ул безнең ачы балан-миләшләребез икән бит. Табигатьтә бар да уйланган шул. Берсен икенчесе алыштыра. Серле, могҗизалы дөнья уйланырга мәҗбүр итә.

БАЛАН. Ул тылсымлы куак итеп тасвирлана. Баланнар белән бәйле бик борынгы риваятьләр, җырлар, мәкальләр дә яши. Им-томчылар баланны юкка гына тылсымлы агач дип йөртмидер, мөгаен. Мәсәлән, өй тирәсендә утыртылган балан йортка иминлек, гаиләгә исәнлек һәм байлык чакырып тора дип юрала.

Баланның зур ботакларын сындырырга, кисәргә киңәш ителми. Куакны шулай җәрәхәтләү шул кешегә бәла-каза булып кайтырга мөмкин.

 Кайгы-хәсрәт килгәндә баланнан хәтта ярдәм дә сорыйлар. Мәсәлән, балан сабагын мендәр астына салып кую, ямансу чакларда балан куагы янына килеп, кайрысын сыйпый-сыйпый, борчуларыңны уртаклашырга киңәш ителә. Сабакларын сындырмыйча гына, аны кочаклап тору да борчуларны
җиңеләйтә, диләр.

Балан исеме латинча “үрү” сүзеннән килеп чыккан. Күрәсең, бабаларыбызның балан ботакларыннан кәрзиннәр үрүе дә шуңа барып тоташадыр. Ә яшь кызлар өчен балан мәхәббәт һәм бәхет җимеше санала. Кайбер халыкта аны “туй” куагы дип тә йөртәләр. Мәсәлән, элек туй алдыннан кәләш кияү егетенә балан җимешләре, яфраклары сурәте
чигелгән сөлгеләр бүләк итә торган булган. Аерым авылларда кәләшнең туй күлмәген, туй табынын балан белән бизәү гадәте бүгенгәчә югалмаган. Яшь пар алдына куелган ризыкларны ал тасма бәйләнгән балан тәлгәше белән бизәгәннәр. Балан яшьләргә матур, бәхетле тормыш китерсен дип эшләнә бу йола.

 

Бал белән кушылган балан – кышка әзерләп була торган иң шәп дару һәм витаминнар тупланмасы.

Ничек әзерләргә?

 Балан җиләкләрен кайнар суга салып алыгыз да иләк яки дуршлаг аша үткәрегез. 1:1 исәбеннән бал кушып бутагыз һәм бүлмә температурасында бер атна тотыгыз.
Әзер булгач, һәр көн иртән ач карынга 1 аш кашыгы кабул итсәгез – организмыгыз көне буена җитәрлек витаминнар запасы белән тәэмин ителгән дигән сүз!

Тамак авыртканда һәм карлыкканда:
1 аш кашыгы балан җиләген 1 стакан кайнар суга салыгыз һәм 2 сәгатькә калдырыгыз. Ангина булганда көнгә өч тапкыр шуның белән тамагыгызны чайкагыз, ә карлыкканда шул балан суын көнгә өч тапкыр берәр аш кашыгы йотып куегыз.

Бронхит булганда:
3 аш кашыгы баланны сытып 3 аш кашыгы бал белән кушып болгатыгыз. Шуңа 1 литр кайнатылган су салып 10 минут кайнатыгыз. Сөзегез һәм гадәти чәй кебек эчегез. Мондый эчемлек үпкәләр ялкынсынуы вакытында да бик яхшы.

Киңәшләр

Ачысын ничек бетерергә?

Баланның ачысын бетерү өчен бер тәүлек туңдыргычта яисә 125 градус кызулыктагы мичтә 40-45 минут тотып алырга кирәк.

 

Фото: gdz4you.com

 

 

Тылсым һәм дәва
Тылсым һәм дәва
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас