Болар кызыклы!
15 ноябрь 2022, 10:30

“Изге Суайпага барыгыз...”

Мин бу хәл турында  әниемнән белдем.

“Изге Суайпага барыгыз...”“Изге Суайпага барыгыз...”
“Изге Суайпага барыгыз...”

       Мин бу хәл турында  әниемнән белдем. Ул вакытта мин әле тумаганмын, ә апама – 7 ай чамасы  булган. Алты ае тулганчы апам  сәламәт бала булган, ләкин соңыннан авырып киткән. Аны көн саен көзән җыерулар җәфалаган.

       Ул вакытта  гаиләбез Кавказда, Грозный шәһәре янында бер районда  яшәгән. Әни апаны шәһәр дәваханәләрендәге табибларга күрсәткән, тик соңгылары,  диагноз куеп, сабыйны дәвалый алмаган. Апамның сәламәтлеге көннән-көн  начарланган, әти-әниебез хәлләрнең иң начарына әзерләнә башлаган.

      Ләкин бервакыт апамның хәле  бераз яхшырган. Ул йокыга талган. Сабые өчен кайгырган, аны карап арыган әниебез дә черемгә киткән.  Йокыга талуы булган, төш күргән. Төшендә  озын чал сакаллы, папаха кигән карт йортка кергән һәм әнигә игътибар белән карап торганнан соң,  болай дигән: “Нишләп  син  йоклап ятасын? Кояш күптән күтәрелде. Балаңны юындыр, Ходайга табын да, икәүләшеп изге Суайпага барыгыз. Монда Кавказда аның  гыйбадәтханәсе бар”.

     Шушы сүзләрне әйткәч, карт борылып чыгып киткән. Әни ишек  ябылган тавышка уянган. Торып, ишек янына килеп, тышка чыгарга итә, ә тегесе ачылмый. Ачылыр иде, ачкычка бикләнгән. Әни ишекне үзе эчтән бикләп куюын искә төшергән. Кызына  борылып карый, сабый йоклый.

     “Бәлки, бу төшем Ходайдан  бер билгедер"  дип уйлаган әни. Ул барысын да төшендәге карт әйткәнчә төгәллек белән эшләгән. Кызын юындырган, чиста киемнәр кигезгән, догаларын  укыган һәм гыйбадәтханәгә киткән.  Анда кергәч, әни ярдәм сорап, сабыен изгенең кабере янына утырта һәм үзе әкрен генә атлап чыгып китә. Нәрсә булса да булыр дип, тышта көтеп торырга була ул.

    Ишек артында торганда әни баласының ярсып елаганын ишеткән. Тора-бара елау әкренәйгән, бераздан бөтенләй тынган. Берникадәр вакыттан соң әни гыйбадәтханәгә керсә, ни күрә – баласы  шат  елмая.  Әйтерсең дә, аны кемнеңдер күренми торган назлы куллары иркәли.

     Әни бу гыйбадәтханәгә тагын ике тапкыр килә. Бу килүләрдән  соң апам тулысынча савыккан. Изгеләр үзләренең вафатыннан соң да кешеләр турында хәстәрлек күрә диюләре дөрестер ул.

                           Эльвина.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас