Болар кызыклы!
15 ноябрь 2022, 09:30

Ак чәчләрне яшерәбез

Чәчне кайчан буярга ярый?

Ак чәчләрне яшерәбезАк чәчләрне яшерәбез
Ак чәчләрне яшерәбез

Чәчне кайчан буярга ярый?

 

       Берничә бөртек ак чәч күрүгә, буяуга үрелмәгез. Бу очракта әле тон бирү, блондлау, мелирлау гына да булыша. Күпләргә чәчне ассимметрияле һәм катлы-катлы итеп кистерү дә ярдәм итә, ул да ак чәч бөртекләрен яшерә.

Чәчләр яртылаш диярлек агарса, бу очракта инде буярга гына кала. Хәзер яхшы чәч буяулары күп, үзегезнең чәч төсенә туры килгәнен табу проблема түгел. Чәчемә химия тидермим, дип, кына һәм басма кулланучылар да бар. Ләкин кына белән басманың буявы тиз бетә һәм үзең теләгән төсне чыгару да бик кыен. Кына белән буяган чәчне кабат буярга уйласагыз, проблемага юлыгырга да мөмкинсез, кына өстенә башка буяу ятмый.

 

Күп хатын-кызларга ак чәч килешә дә. Бигрәк тә куе һәм кыска итеп кистерелгән чәчләрдәге «көмеш» кешегә ниндидер затлылык, олпатлык өсти. Игътибар итсәгез, Европада күпләр чәчен буямый, матур итеп кистерәләр генә...

 

Фото: pl.pinterest.com

Ак чәчләрне яшерәбез
Ак чәчләрне яшерәбез
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас