

Тагын ни көтәргә?
Бөрҗән районында төн чыкканчы күл юкка чыккан.
Ыгышма күленең юкка чыгуы турында Шүлгән-таш тыюлыгында хәбәр иткәннәр. Күл шунда урнашкан булган, карасалар, юкка чыккан! Ачыклануынча, 1921, 1975 һәм 2021 елларда күл шулай югалып торган булган инде.
Белгечләр халыкны тынычландырырга тырыша. Карст күлләре өчен мондый "холык күсәтү" гадәти хәл икән. Аларның суы югалып тора да, кабат пәйда була.
Ыгышма күле өчен бу күренеш 50 ел аша кабатланып торган, әмма бу юлы, ни сәбәпледер, 13,5 айдан кабатланган.
Табигать могҗизаларына төшенеп бетәрлек түгел!