Болар кызыклы!
8 ноябрь 2022, 15:37

Көлүне онытмагыз!

Кешеләр рәхәтләнеп көлүнең ни икәнен онытып бетереп килә шикелле… Көлсәң, хәтта гаепле дә буласың әле. Шундый заманда ничек көләргә базнат итәсең, янәсе...

Көлүне онытмагыз!Көлүне онытмагыз!
Көлүне онытмагыз!

Борчылырга сәбәп күп, бәхәссез. Шуңа микән кешеләр рәхәтләнеп көлүнең ни икәнен онытып бетереп килә шикелле… Көлсәң, хәтта гаепле дә буласың әле. Шундый заманда ничек көләргә базнат итәсең, янәсе... Көрсенү дә, авырсулаулар да, уфтану һәм психланулар да, төкерек чәчә-чәчә бар дөньясын сүгүләр дә сәламәтлеккә файда китерми. Ә менә көлү…

  1. 10 минут көлү кан басымын 10-20 бүлемгә төшерә.
  2. Көн саен 15 минут көлү елына 2 кгавырлыкныюгалтырга ярдәм итә.
  3. Көлергә яратучыларның тын юлларының һава үткәрүчәнлеге 3 тапкырга җиңелрәк.
  4. 1 минут көлү матдәләр алмашуын 20 процентка яхшырта.
  5. 4 минут көлү эшкә сәләтлелекне 10 процентка арттыра.
  6. Көлгән чакта организмдагы 80 мускул хәрәкәткә килә.
  7. Көлү йокыга яхшы тәэсир итә.
  8. Юморны аңлау һәм урынлы көлү –баш миенең интеллектуаль үсешен күрсәтә, аны үстерергә ярдәм итә.
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас