Болар кызыклы!
8 ноябрь 2022, 08:23

Диплом карагы

Иртән-иртүк диплом эшемне тапшырырга китеп барам.

Диплом карагыДиплом карагы
Диплом карагы

Иртән-иртүк диплом эшемне тапшырырга китеп барам. Тукталышта автобус көтәм. Колакта наушник - тирә-якка игътибар юк. Кинәт берәү кулымнан сумкамны тартып алды да торып чапты. Үзем дә сизмәстән бар көчемә: “Тукта! Анда бит минем диплом!” -дип кычкырып җибәргәнемне сизми дә калдым. Сумкадагы кошелек, документлар башка кереп тә чыкмады. Теге егет тә студент булгандыр инде. Туктап, борылды да, шундый кызганып карады... Аннан сумканы җиргә ташлап, йөгереп китеп барды.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас