Болар кызыклы!
7 ноябрь 2022, 13:57

Мәчегез өчен алимент түләгез!

"Безнең кап-кара мәчебез ап-ак песи балалары алып кайтты", - диләр болар.

Мәчегез өчен алимент түләгез!Мәчегез өчен алимент түләгез!
Мәчегез өчен алимент түләгез!

(Тормыштан алынган)

Җәй көне бакчада булды бу хәл. Без анда үзебезнең ап-ак мәчебезне алып барган идек. Йөрде җан иясе иректә! Табигать өйрәнде, күрше-тирә белән танышты. Югалыштырып та торды. Тик ерак китмәде.

Бервакыт бездән өй аша бакча тоткан күршеләребез килеп керде.

-Безнең кап-кара мәчебез ап-ак песи балалары алып кайтты, - диләр болар.

-Шуннан, -дим, хәлне аңлап бетмичә.

-Килеп туган мәсьәләне ничектер хәл итик инде. Ул мәче балаларын ашатырга кирәк бит. Бәлки алимент түләрсез?- диләр болар.

Баскан җирдән егылып китә яздым! Гөнаһыннан бигрәк алиментыннан куркып, гомеремдә бер кызлар сафлыгына үрелгәнем булмады. Ә монда мәче өчен алимент түлә, имеш! Уйламаган ди мин аны! Мәче малаебызны өй тупсасын атлап керү белән табибка алып барып, мәшәкать тудырыр җирләрен “кистереп” ташлаган идем.

Әлбәттә, күршеләр ышанмады. Мәчене тотып алып үзләренә күрсәткәч тә, икеләнеп таптанып тордылар әле. Аннан чыгып киттеләр инде. Алимент түләргә тиешле ата мәчене эзләргә...

Рәсил Габбасов.

Уфа шәһәре.

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас