Болар кызыклы!
3 ноябрь 2022, 04:40

Юньле ир түгелдер ул...

-Кызым, ни өчен синең аңа кияүгә чыгасың килми соң? - дип сорый анасы. -Әни, аның чәче җирән бит! Әтисе диваннан: -Вәт тапкансың проблема! Синең белән бер ел эчендә агара ул!

Юньле ир түгелдер ул...Юньле ир түгелдер ул...
Юньле ир түгелдер ул...

-Кызым, ни өчен синең аңа кияүгә чыгасың килми соң? - дип сорый анасы.

-Әни, аның чәче җирән бит!

Әтисе диваннан:

-Вәт тапкансың проблема! Синең белән бер ел эчендә агара ул!

**

-Кичә хатын-кызлар мунчасындагы стена тишегеннән карап тора идем, сул күземә төрттеләр.

-Бәй синең икесе дә шешеп чыккан бит?

-Кем төртте микән дип, уңы белән дә караган идем шул...

**

Әтисе улыннан сорый:

-Улым, сез балалар бакчасында сугышасызмы?

-Әлбәттә!

-Кем җиңә соң?

-Тәрбияче шул...

**

Туйда, кыз алырга килгәч, егетне мактыйлар:

-Булачак киявегез эчми, тартмый, кызлар белән йөрми!

Почмактагы ятактан әби тавышы ишетелә:

-Юньле ир түгелдер ул...

**

Син югары белемлеме? Ике университет бетердеңме? Үзеңне ахмак итеп тоясың килсә, 4 сыйныф укучысы белән яңа программа буенча биремнәр эшләп кара!

**

Иртән тордым да, баланы балкчага илтергә иренеп ятам. Иремә:

-Кызны бакчага алып барсаң, 50 сум акча бирәм, - дим.

Кыз:

-100 сум бирсәң, үзем барам.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас