

Омскида яшәүче бер ир ремонт ясаганда шәхси йорт түбәсеннән егылып төшкән. Эчке органнары җәрәхәтләнеп дәваханәгә эләккән. Әмма егылуы файдага булган, дәваханәдә аңа сирәк очрый торган аномалия турында хәбәр иткәннәр.
Авыр хәлдә хастаханәгә эләккән иргә тикшеренү үткәргәч, бөерләрендә тумыштан очрый торган тайпылышны ачыклаганнар.
“Кешедә гадәттә ике бөер булырга тиеш, ә бу очракта без дагага охшаган бер бөер күреп шаккаттык. Компьютер томографиясе үткәргәч, бөерләрнең аскы полюсларын тукландыручы өстәмә артерия булуы да ачыкланды. Түбә башыннан егылып төшкәч, нәкъ аңа зыян килгән һәм кан киткән”, – дип аңлата 1 санлы ашыгыч ярдәм дәваханәсенең рентгенхирургия бүлеге мөдире Александр Иванов.
Җәрәхәтләнгән иргә операция ясаганнар, ул уңышлы үткән һәм аның гомерен коткарганнар. Табиблар сүзләренчә, озайлы реабилитация таләп ителми.
Чыганак: lenta.ru