

“Сәләтне үстерү өчен тырышлык кирәк”.
“Һәр кешедә нинди дә булса сәләт булмый калмый. Ул һәркемдә дә була. Күпләр сәләтле кешеләргә һәр нәрсә дә җиңел бирелә дип карыйлар, ләкин бу дөрес түгел. Сәләтне үстерү өчен дәвамлы өйрәнү, тырышлык һәм күп хезмәт куярга кирәк”. Күп җырлар авторы һәм тылсымлы сәләткә ия Резеда Мөхәммәтҗанова шулай дип белдерә. Язмыш аны гел сынап тора, хәер, туганчы сыный башлаган.
“Мин әле әни карынында булганда, апрель аенда авариягә эләккәнбез. Авылдан кешеләр җыелып, Сатка шәһәренә бәрәңге сатарга китеп барганда машина биек таудан очып, әни белән кырык капчык бәрәңге астында калганбыз. Мин туарга ике ай калган булган әле. Әни изелгән. Танавының бер ягы белән генә тын алып яткан. Ә бер тупас тимер бавырын кыскан. Машинада булган җиде-сигез кешенең кемнең аягы сынган, кемнең – кулы, барысы да шок хәлендә булганнар. Без ничә сәгать дәвамында кар өстендә ятканбыз. Авылдашлар бермәлне әнинең юклыгын абайлаганнар. Шуннан табып, тартып чыгарганнар. Шул мәлдә танавыннан кан киткән. Больницада озак яткан. Нык өшегән булган. Җәй көне дә мич ягып, җылына алмый яткан”.
Шагыйрә, үзе язган җырларны башкаручы, балалар өчен әкиятләр, шигырьләр иҗат итүче автор һәм шифалы куллы героебыз Резеда Мөхәммәтҗанова Кыйгы районының Арслан авылында 1961 елны туган.
“Табиблар теге вакытта “баланы төшерәбез, бала тын алмый, йөрәге типми” дигәннәр. Ә әни үҗәтлек белән: “Мин бу баланы табам, миңа аны табарга кирәк”, дигән нидер тоемлап. Мине шулай саклап калган, тудырган. Әниемә, шөкер, 94 яшь тулды. Үз аягында йөри, колагы ишетә, күзләре күрә, хәтере яхшы, хәер-догада. Аны авылда “ак әни” диләр. “Нәзирә апа, укыганнарыгыз килешә” дип, дога кылдыралар,– дип бәян итә Резеда язмыш борылышларына рәхмәт белдереп.
Әтисе Арсланда туып үскән. Ә әнисе – Татарстанның Апас районы Кыштавыл авылы кызы. Сугышка кадәр һәм аннан соңгы авыр еллар язмышларны, адаштыра-адаштыра, кайларда гына йөртмәгән. Нәзирә апа да әнисе белән кайларда гына булмаган.
“Сугышка кадәр гомерне әни бик матур итеп искә төшерә. Волгоградта, Идел буенда, калкулыкта бик матур күренеш ачылган урында өйләре булган. Нәнәй ефәк кортлары үрчетелгән оешмада эшләгән, ефәк кортларын караган. Алар искитмәле матурлар, ялтырап торалар. Башта бәләкәй генә яфракны кимерәләр, үсә төшкәч, зур яфракны “шытырдатып” кимерәләр, дип сөйли иде.
Ул аларны ашаткан, кошлардан саклаган. Сугыш башлангач, тирә-юнь ерактан яхшы күренгән бу өйдән аларның чыгуын сораганнар һәм әниләр Татарстанга кайтып киткәннәр. ...Сигез ай кайтканнар поезд белән. Пычраклык. Идән тулы бет, ашарга юк, кыз балалар да алдашып урлашканнар. Чиләгенә чаклы урлаганнар нәнәйнең. Шулай вокзалларда яшәп, михнәт күреп кайтып кергәннәр өйләренә. Ә анда нәрсә көтә – җимерек дөнья. Тәрәзләр куйдырып, өйне җылытып яшәп киткәннәр. Ачлык үтмәгән. Әниләр Махачкалага чыгып киткәннәр. Әнинең абыйсын ике яшькә зур итеп яздырып, заводка эшкә урнаштыганнар. Тормыш мондагыдан бераз арурак кебек булган. Әмма абый эштән кайтканда мина шартлап үлгән... Дәү әниемнең төшенә кергән аның афәте...
Ә Әти Махачкалада хезмәт иткән булган. Шунда әни белән танышканнар. Әти яклап картәтиләр Татарстаннан килеп, Арсланда урнашкан булганнар. Шулай итеп, ике татар баласы Махачкалага барып танышканнар, кавышканнар.
Мин тугач тугыз ай буена елаганмын... Әти тракторчы булып эшли. Арып кайта. Ә мин аңа йокларга ирек бирмим бит инде. Көннәрдән-беркөнне әтием йокы аралаш кулына алган да, эчемә яткырып, үзенең зур, көчле куллары белән аркамнан 3 тапкыр сыпырган. ...Шуннан мин дә йоклап киткәнмен. Иртән дә уянмаганмын, “үлдемә әллә бу бала” дип әни килеп карап йөргән. Шуннан соң мин рәтләнеп киткәнмен. Әтинең шифалы куллары мине савыктырып җибәргән. ...Гөләйчә әбием бар иде, гомер онытмам, дәү әбием кебек иде, ул миңа мунчада массаж ясаган. Бәлки мин дә шуннан массаж ясый башлаганмындыр.Үзем белгәннән бирле, әллә өйрәткәннәр, әллә өстән әйткәннәр, әгәр бавырым авырта башласа, тәнемдәге аерым нокталарга баскалый идем дә, сырхавым үтә иде”.
Үзенә Ходай Тәгалә биргән сәләтен ачар өчен кемгәдер туры юл күрсәтелгән, кемгәдер урау юллар аша үтәргә кирәк була. Резеда Ягафәр кызына соңгысы туры килә. Күптән түгел аның чәчәкләр арасында төшкән фотосын күреп сокландым. Бу фото тарихы адәм ышанмаслык вакыйгаларга барып тоташты. “Мин шаян идем, артык тырышып укымадым. Математика, физика фәннәрен яратмадым, астрономия, биология, хезмәт дәресләре кызыклы иде. Нинди эш кушсалар да, яратып эшләдем, әле дә шундыймын. Шуңа бәйле бер хәлне искә төшерми булмый.
“Мин күптән түгел авариягә эләктем. Кулларымны бик каты авырттырганмын. Ул көнне зур тизлек белән дә бармый идем. Тик бермәлне кюветка очтым. Бәхеткә, каршыда машина юк иде. Ике тапкыр әйләнгәнмен, иң аптыратканы, машинага бернинди зыян килмәде.. Күпме ятканмындыр, белмим, мине тартып чыгардылар, тәгәрмәчне алыштырдылар, май аккан булган, аны алыштырдылар. Шулкадәр игътибарлы кешеләр булды алар. Аннары руль артына утырып, әни янына кайтып киттем. Гаҗәпме? Бардыр. Мин шулай тиз мобильләшәм, төрле хәлдән тиз арада чыга беләм. Ул көнне күңел тавышын тыңламый, юл буендагы кафега кереп чәй эчәсем килсә дә, туктамый үткән идем... Ерак та китеп өлгермәдем, нидер “шак” итте. Утыз елдан артык массаж ясау белән белән шөгыльләнгән кеше бит мин, һөнәрем, ипием шул. Кулларыма үз көчен кайтарырга тиеш идем. Тик тормаучанлыгым ярдәм итте. “Версаль” дигән бакчага барып, чәчәкләр тәрбияләп йөрдем, шунда вак моторика өчен файдалы эше дә табылды.
Мине гел гадәти булмаган эшләр кызыксындырды. Без, тау башындагы урамнан 5 малай һәм 4 кыз - бер сыйныфта укыдык. Бигрәк күңелле үтте ул балачак. Иптәш кызым белән кранчы булырга уйладык һәм Сатка шәһәренә киттек. Ул вакытта ук кранчыларның эш хакы зур иде. Тик балл җитеп бетмәде. Шул һөнәрчелек т училищесына, рәхмәт төшкере, “обогатитель широкого профиля” дигән бүлеккә укырга чакырдылар. Ташларны аерып тордык. Монысы – доломит, монысы – диобаз... Акчаны “көрәп” алдык. Курчак кебек киендек, тамак та тук булды. Саткада ул вакытта ук татар-башкорт түгәрәге бар иде. Мин анда җырлап йөрдем (мәктәптә ук җырлый идем), спектакльләр куйдык, бөтен тирә-як авылларны йөреп чыктык. Кулдан килгәнен дә, килмәгәнен дә эшләргә тырыштым, авыз ачып, карап тормый идем. Әле дә тырышлык зур, ирем “әбигә ошагансың” дип мактый.
Саткадан соң Уфага кайттым, ирем белән таныштым. Кияүгә чыктым. Сиземләү сәләтем булу сәбәпле, кешеләрнең чирләрен тоям, кулларына карап язмышларын әйтәм, туры килә. Әткәй белән әнидә дә шундый сәләт бар иде, әти дә кешеләрне күрә, таный иде, Яшь вакытта “моңа кияүгә чыкма, бу мондый, тегенди”, – дия иде.
Шундый сиземләү сәләте булган кешеләрне җыйган курсларда ике ел укыдым. Сихерчеләр арасында да йөрдем. Кара маглар хәтәр куркыныч ул, . Берсе мине озак йөдәтте, сындыра алмады. Кара чибәр ир-егет иде, кызлар балга кунган чебен кебек ябышалар иде аңа. Ә мин араны тота белдем. Арткы өстәл артында утырганда да карашыннан аркам чымырдый, салкын еланнар йөргән кебек тойгылар кичерә иде. Ак магларның җылысы назлап кына кагыла ул, җылы дулкын гына килә. Аны аңлатып булмый: аклык та, каралык та һәркемдә дә бар.
Күп кешеләргә ярдәмем тиде, инвалидлыкларыннан котылган кешеләр булды, мануаль терапия элементы белән массаж эшлим, шул ярдәм итә. Мускуллар белән эшлим, арка үзәгендә прблемалар булса да, догалар белән, энергетик йогынты белән массаж ясыйм. Ә кешеләргә иң тәү чиратта энергетик чистарыну тиеш, читтән килгән авыр энергия дә чиргә илтә. Үз фикереңне, гамәлеңне акларлык, якларлык булырга тырышырга кирәк. Мин 1 класста укыганда язган тәүге шигырьләремне утка яктым. “Нигә кирәк сиңа шигырь?” диделәр. Әти дә, әни дә аңламады аны ул вакытта. Ә әни үзе сугыш турында язган булган, дәү әнием мөнәҗәтләр, бәетләр язган. 7 сыйныфка кадәр гармунда уйнадым. “Кызлар гармунда уйнымыни?” дигәч, күңелем төште, аны да ташладым. 2014 елда әни яклап барлык туганнарны барып таптым. Барысы да җыр-моңга әвәс, иҗат ялкынлы кешеләр – гармунда уйнаганнар, җырлаганар, мөнәҗәтләр әйткәннәр, намаздалар. Мин яулык бәйлим, 18 яшьтә үк төшкә кергән иде, әле дә намазга басмадым, нишләптер. Мин догадамын, ясин укыйм, зикер әйтәм. Авариягә очраган көнне дә юл буе дога укып бардым.
Хәзер пациентларны сайлап алам. Телефоннан сөйләшкәндә үк тоемлавым буенча йә кабул итәм, йә юк. 32 ел массаж ясыйм. Кешеләрнең эчке органнарын – үпкәләрен күрәм. Үлгән кешеләрнең җаннарын күрә идем, янымнан үтеп китәләр иде... Кешеләрнең уйларын укыйм да, куркыныч булып китә. Ә мин бит гадәти, нормаль акыллы кеше! Дөнья көтәм, экзотик үсемлекләр, үсентеләр, инкубаторда чыгарып кош-кортлар, затлы токым тавыкларның йомыркасын, чебешен сатам. Ә калган ял вакытында иҗат итәм”.
Резеда Мөхәммәтҗанова иҗат иткән җырларны санап китсәк, шактый күп булыр, иң популярларын Дамира Сәетова ( “Шиңмәсеннәр, әнкәй, гөлләрең”), Рөстәм Галиев (“Әкияттә кунакта”, Илнар Миранов (“Карагай”, “Юллар”) һ.б. җырлый. Аның шигырьләренә Гүзәлия Хәкимҗанова 3 җыр язган (мисал өчен, “Ана теләге”).
Узган ел алты дистәсен тутырган Резеда Ягафәр кызының иҗаты туган ягында киң яктыртылды. Укучы балалар аның әкиятләрен сәхнәләштереп, бәйгеләр оештырды. Алар киемнәр теккәннәр, декорацияләр ясаганнар, ныклап әзерләнгәннәр. Сатка шәһәреннән дә килгән кунаклар. Бу бәйгеләр зур бәйрәм, җылы аралашу рухында узган. Автор укучыларының шулкадәр зур игътибарын олы бәхет дип бәяли һәм рәхмәтләрен җиткерә. Бастырылган китаплары Мәскәүдә үзәк китапханәдә урын алган. Күптән түгел генә Мәләвез районының Җиргән поселыгында чираттагы җылы очрашу узды. Шифалы кулларыннан төшкән иҗаты да укучыларына яхшылык, җылылык илтә. Шул түгелме иҗат кешесе өчен бәхет?!