

Өйдә тәмсез ис хасыйл булмасын өчен лампочкаларны һәм аш бүлмәсендә булган башка ут чыганакларын юарга кирәк. Шулай дип киңәш итә белгечләр.
Ашамлык әзерләгәннән соң чүп-чар һәм азык калдыкларыннан арынырга, зарурлык туганда бинага цитрус җимешләре кабыгы һәм кофе бөртекләре хуш исләрен таратырга кирәк. Әгәр һаман да начар ис калса, аңа лампочкалар һәм аш бүлмәсендәге башка яктылык чыганаклары сәбәпче булуы ихтимал. Сез лампочкаларны кайчан тазарттыгыз? Аш бүлмәсендәге башка предметлар сыман алар да үзләренә пычрак сеңдерә. Җитмәсә, өстәлләрдән аермалы буларак, лампочкалар җылына да дип аңлата белгечләр.
Лампочкаларны көндез, утны сүндереп, микрофибра сөлге белән тазартырга кирәк. Ис тәмам бетмәсә, люстраны яхшылап юарга һәм тиешенчә корытып эләргә. Мондый гигиенаны атнага бер тапкыр ясау мөһим.
Фото: almode.ru