+24 °С
Дождь


Италиянең Сицилия өлкәсендә Чентурипе дип аталган борынгы шәһәр бар. Әгәр самолеттан фотога төшерсәң, аның нәкъ кеше кыяфәтендә булуы күренә. Ул махсус шулай төзелмәгән. Яңа җирләр үзләштерә-үзләштерә шәһәр шундый кыяфәткә кергән. Элек аның халкы авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнгән. Тора-бара биредә күкерт һәм тоз чыгара башлаганнар.