

Тигез итеп бүлә аласызмы?
Бер кешене бәләкәй чагыннан ук Oreo печеньесына кагылышлы бер сорау борчыган: печеньены аерып алганда эчендәге тәмле кремны ничек тигез итеп бүлеп алырга дип бик озак уйланган ул.
Галимнәр буш вакытларында төрле “юк-бар белән баш ватып алырга” ярата икән. Массачусетс технологик институты галимнәре дә искәрмә булып тормый, аларның инде, ниһаять, моңа җавабы бар икән. Бу ачышларына багышлап алар тоташ мәкалә бастырганнар хәтта, ә мәгънәсе бер –печеньеларны аерганда, ничек тырышсаң да, ике арага кыстырылган кремны тигез итеп бүлеп булмый. Шуңа күрә, уңга борсаң да, сулга борсаң да, файда юк, бал калагы гына ярдәм итә ала...
Oreo печеньесын ике якка да тигез крем белән аерырга маташкан галимнәрнең интегүләре бушка булмаган – алар 3D-печать өлкәсендә гидродинамиканың катлаулы принциплары чишелешенә илтеп чыгарган. Нәтиҗәсе нинди генә булмасын – бу фән, ачыш!