Болар кызыклы!
3 Ноября 2022, 16:44

"Елама, ярсыма..."

Гадәти стресс, эмоциональ яну синдромыннан зур калаларда яшәүчеләр җәфалана.

"Елама, ярсыма...""Елама, ярсыма..."
"Елама, ярсыма..."

Күз яшьләренең чамадан тыш бүленеп чыгуы нерв системасы һәм калкансымн биз авыруы турында сөйләргә мөмкин. Шулай дип белдерә медицина фәннәре кандидаты Татьяна Романенко.
Яшьләр даими рәвештә хасыйл була - ул күзләрне саклый, дымландыра һәм тукландыра.
Яшь бизләре даими рәвештә физиологик күз яшьләре эшләп чыгара. Яшь күз кырыенда урнашкан күз яшьләре капчыгында җыела. Ләкин билгеле патологик хәлләрдә, авырганда, хис-тойгылар көчәйгәндә, күз яшьләре күбәя. Бу исә бу нерв авырулары билгесе.
Гадәти стресс, эмоциональ яну синдромыннан зур калаларда яшәүчеләр җәфалана. Моннан тыш, күз яше күп булуы калкансыман биз авыруы хакында сөйләргә мөмкин. "Калкансыман биз гармоннары чамадан тыш күбәеп китсә, ул организмның бөтен системалары эшчәнлеген активлаштыра",- ди табиб Романенко.
Табиб раславынча, хатын-кыз күз яшьләре ир-егет организмына кире йогынты ясый. Япон галимнәре елаучы хатын-кызга караган ир-егетләрдә җенси тартылу көче кимүен билгеләгән. Моңа өстәп, аларның тән температурасы түбән төшә һәм тестостерон эшләп чыгару кими.
Белгечләр күз яшьләре белән организмнан токсиннар юылып чыгуы дөрес түгел, дип раслыйлар.

Фото: vizhunasto.ru
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас