Болар кызыклы!
2 ноябрь 2022, 05:34

Бала үзе белән сөйләшкәннәрен туу белән аңлый

Ана карынында ук балалар тавышны, шул исәптән сөйләм авазларын аерырга өйрәнә.

Бала үзе белән сөйләшкәннәрен туу белән аңлыйБала үзе белән сөйләшкәннәрен туу белән аңлый
Бала үзе белән сөйләшкәннәрен туу белән аңлый

Ана карынында ук балалар тавышны, шул исәптән сөйләм авазларын аерырга өйрәнә. Туган вакытта башка төрле тавышларга караганда сөйләмне өстен күрәләр. Сабыйларның мие катлаулы сөйләм авазларын ничек өйрәнә – бүгенге көнгә кадәр сер.

Кытай һәм Британия галимнәре бу сернең нечкәлекләрен ачтылар. Туганнан соң беренче сәгатьләрдән башлап, галимнәр сабыйларның башларына кечкенә “калпак”лар куйган. Ул баш миендәге кислород дәрәҗәсен үлчәгән. Һәм андагы детекторлар баш миенең нинди өлкәләре актив булганын ачыкларга тиеш булган. Бу бөтенләй куркынычсыз һәм авыртусыз процедура. Аның нәтиҗәсендә баланың туганнан соң ук  ишетү, күрү, тәм, ис һәм кагылуны сизә башлавын белгәннәр. Кеше тугач ук әйләнә-тирә мохитне тоя икән. Шуңа күрә галимнәр яшь әниләргә үз балалары белән сөйләшергә генә түгел, ә алар белән төрле хисләр уртаклашырга киңәш итә.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас