

Галимнәр күп еллар дәвамында панцирь, кабырчык белән
капланган хайваннарның серен ачу өстендә эшләде. Ниһаять,
аны ачтылар булса кирәк...
Фаразларның ниндие генә булмаган, алар арасында эчне тотып
көләрдәйләре дә, ышандыра язып калганнары да шактый. Менә
соңгысы, ниһаять, ышандырырлык.
Эш шунда, күптән түгел генә тикшерүчеләрнең халыкара төркеме
тычкан, тавык һәм ташбака яралгыларының үсешен
чагыштырганнар һәм бик тә гаҗәеп күренешкә тап булганнар:
унынчы көннән башлап ташбака яралгысының кабыргалары кирегә
әйләнә, ә аннан соң инде өскә табан үсә башлый һәм, ниһаять,
кабырчык хасил итеп, бер-берсе белән тоташа икән.
Фото: loveopium.ru