Болар кызыклы!
28 октябрь 2022, 07:19

Лукашенконың костюмы кайда тегелгән?

Ул бу хакта урындагы җитештерүчеләр белән очрашканда әйткән.

Лукашенконың костюмы кайда тегелгән?Лукашенконың костюмы кайда тегелгән?
Лукашенконың костюмы кайда тегелгән?

Белоруссия президенты Александр Лукашенко кием сайлаганда Белоруссия брендларын гына сайлавы турында белдергән. Ул бу хакта урындагы җитештерүчеләр белән очрашканда әйткән.
Республикада яшәүче күпләрнең, чит ил брендын күргәч, элеккечә күзләре яна башлый дигән. "Мин, рәхим итеп, күрсәтә алам. Бары тик үзебездә җитештерелгән киемнәрне генә киям", - дигән Лукашенко Белоруссия җиңел сәнәгате концерны рәисе Татяна Лугина докладын тынлаганда.
Дәүләт башлыгы катнашуда очрашкан биш чиновникның да Белоруссиядә җитештерелгән киемне киюләренә ышанычын белдергән. Тегеләре раслап баш каккан.
Быел августта Мәскәүдә Александр Лукашенконың киң билгеле сүзләре язылган сувенирлар һәм кием кибете ачылган. Анда " Первый" һәм "Я ж диктатор, мне тяжело поднимать демократию" дигән сүзләр язылган майкалар, кепкалар, сумкалар һ.б. товарлар сатыла икән.

Фото: top5-top10.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас