Болар кызыклы!
28 октябрь 2022, 06:45

Фараз кылучылар үрчи

"Мин чынлап та вакытта сәяхәт итүчемен, Нидерландиядә зур ике вакыйга булачак",- ди берәү.

Фараз кылучылар үрчиФараз кылучылар үрчи
Фараз кылучылар үрчи

TikTokны файдаланучы, үзен вакытта сәяхәт кылучы дип атаган берәү 2023 елның һәлакәтле вакыйгаларын һәм 2023 нче елда Европаның бер башкаласының җимерелүен фаразлаган. Моңа дөньядагы киң билгеле The Sun басмасы игътибар иткән.
Time Voyager кушаматы астындагы ир кешелек дөньясын якын киләчәктәге вакыйгалар турында кисәтүне, имеш, үзенең бурычы итеп саный. "Мин чынлап та вакытта сәяхәт итүчемен, Нидерландиядә зур ике вакыйга булачак",- ди ул видеода.
Имеш, 2023 елның 4 гыйнварында борынгы цивилизация серләре яшеренгән бункер табылачак. Аның фикеренчә, 28 апрельдә күктән төшкән таш Амстердамның зур өлешен юк итәчәк.
Социаль челтәрне файдаланучыларның кайсылары бу фаразларга ышанган, кайсылары эчләрен уып көлгән.
Ахыр заманга таба ялган күрәзәчеләр үрчер диләр. Шуңа таба барабыз, бугай...

Фото: traveltimes.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас