Болар кызыклы!
27 октябрь 2022, 09:38

Шалом, Израиль!

Яһүдләр иленең тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Ләкин шул ук вакытта Израиль бүгенге көннең 75 яшенә якынлашучы иң яшь дәүләте булып санала.

Шалом, Израиль!Шалом, Израиль!
Шалом, Израиль!

Израиль - гармония һәм каршылыклар, традиион кыйммәтләр һәм заманча технологияләр иле. Бу илгә ел саен дөньяның бөтен почмагыннан 5 миллионлап турист сәяхәт кыла. Аларның 300 меңгә якыны - Русиядән.

         Дәүләт теле - иврит. Гарәп теле аерым статуска ия. Израильдә яшәүчеләр инглиз телен яхшы белә, рус телендә сөйләшүчеләр шактый күп. Ил халкы 9 миллионнан артык тәшкил итә: 75 проценты яһүт, 20 проценты - гарәп, калган 5 проценты башка милләтләр.

                                      Дин һәм армия

         Билгеле ки, Израиль — берничә диннең бишеге. Бу изге җирдә дин мәсьәләсе күп нечкәлекләргә ия булган аерым тема. Дәүләттә иудаизм дине өстенлек итә. Конституциясе кабул ителмәгән, шул сәбәпле кайнар бәхәсләр һаман булса тынмый. Ортодоксаль партияләр яһүд халкының Югары законы Тора бар, шуңа да кеше чыгарган законга ихтыяҗ юк дип саный. Шул ук вакытта 80 процент израильле язма конституция кирәк, ул дини һәм дөньяви гражданнарны берләштерәчәк дип саный.

         Миллионга якын кеше яшәгән Израиль башкаласы Иерусалим дөньядагы иң үзенчәлекле шәһәр. Яһүт, христиан, мөселман динен тотучылар өчен бөек изге урыннар биредә урнашкан.

         Иерусалим дин тарихы белән тыгыз бәйләнгән булса, зурлыгы буенча икенче урында торган (450 мең кеше яши) Тель-Авив умарта күче сыман кайнап торучы, дөньяви юнәлешле һәм толерант кала булып санала. "Ир бли афсака" (тәнәфессез шәһәр) дип атыйлар израильлеләр бу каланы.  Зурлыгы буенча илдә өченче урында торган Хайфа каласын гадилеге һәм сүлпән яшәеш рәвеше өчен киресенчә афсака бли ир дип атыйлар.

         Хаҗ кылучылар Гайсә пәйгамбәр туган Вифлеем каласына агыла. Гыйбадәтханәгә берничә сәгатьләр чиратта торып кына эләгеп була. Һәр тиенне саный торган яһүдләр эссе һава астында аякларын талдырып торган хаҗ кылучыларга аерым хакка чиратсыз үтәргә тәкъдим итәләр. Мондый тәкъдимгә, әлбәттә, алар шатланып риза була.

         Билгеле булуынча, ил бертуктаусыз гарәп-Израиль ызгышы хәлендә яши. Бәлки шуңа да биредә адым саен кораллы кешеләрнең булуы һичкемне аптыратмый. Аларга сумкаңны ачып күрсәтү нормаль хәл булып санала. Хәрби кием кигән һәм корал тоткан япь-яшь кызлар һәм егетләрне барлык урында очратырга мөмкин: солдатлар өйләренә ялга кайталар яисә каядыр китеп баралар. Армия биргән винтовкаларын гел яннарында тоталар. Корал тоткан егет һәм кызларның җәмәгать транспортларына утырып каядыр китеп баруы гадәти күренеш. Чын куркыныч туган очракта гражданнар киемендәге ир-атның, биленнән яшен тизлегендә коралын тартып чыгарып, террорчыны туктатуы да гадәти күренеш булып санала.

         Билгеле булуынча, илдә 18 яше тулган һәр егет һәм кыз армия сафына чакырыла. Егетләр - 3 ел, кызлар 21 ай хезмәт итә. Аннары 51 яшькә кадәрле һәр ир-егетне ел саен хәрби җыенннарга чакыралар. Әйткәндәй, Израильдә 50 яшькә кадәрлеләр яшь булып санала. Пенсиягә 67 яшьтә чыгалар, гомерләре дә озын. Уртача алганда, хатын-кызлар - 85, ир-атлар 81 яшькә кадәр яши.

         Калаларда яшәүчеләр бомбадан яшеренү урынының кайдалыгын яхшы беләләр. Бомба шартлавыннан яшеренү урыны һәрвакыт әзер хәлдә тора. Иордан елгасы буенча төньяктан көньякка таба баручы 90 нчы санлы юлда яисә Иерусалимдагы блокпостлар һәм хәрби патрульләр бүгенге көннең чынбарлыгы. Тель-Авив яисә Хайфага караганда  Иерусалимда полиция хезмәткәрләре күбрәк. Алар барысы да үз эшләре белән мәшгуль, тиктомалга беркемгә дә бәйләнмиләр, алар дустанә мөнәсәбәттәләр һәм кирәк чакта ярдәмгә килергә әзерләр.

                            Истәлекле урыннары

         Израильгә туристлар агымы ел әйләнәсенә туктамый. Раштуада - Вифлеемга, Пасха бәйрәмендә Иерусалимга хаҗ кылучылар агыла.  

         Израильгә нинди максат белән сәфәр кылуларга бәйле рәвештә илдә дүрт төп нокта билгеләнгән. Иерусалим (хаҗ кылучылар), Эйлат (комда кызынырга килүчеләр), Үле диңгез шифаханәләре, җан һәм тән белән ял итү өчен - Тель-Авив.

         Иерусалим төрле милләт халкы төпләнгән яһүт, мөселман, христиан һәм әрмән кварталларына бүленгән. Туристлар ул кварталларда иркенләп йөри ала, әмма аларның һәркайсында контроль пункты бар. Аларда илгә кунак булып килүченең документларын һәм сумкасын тикшерәләр.

         Иерусалимдагы Иске Шәһәр аеруча көчле тәэсир калдыра. Биредә Елау стенасына килеп, Аллаһы Тәгаләгә ялваралар.

         Тель-Авивның яр буе линиясе комлы пляжлардан тора.  Пляжларга тәүлекнең теләсә кайсы вакытында бару мөмкинлеге бар, алар барысы да тәртипкә китерелгән һәм суга батучыларны коткаручылар эшли. Әгәр яр буенда кара аләм җилфердәсә, димәк, коенырга ярамый. Диниләр өчен аерым коену урыннары булдырылган - анда ирләр һәм хатыннар төрле көннәрдә йөриләр.

         Хайфа каласында Кармел тавы сыртында күзләрнең явын алып Бахай бакчалары үсеп утыра. Тау итәгендә Ильяс пәйгамбәрнең тау куышы тора. Анда да дин тотучылар, Аллаһы Тәгаләгә ялварып, язган үтенечләрен Елау Стенасында калдыралар.

         Католиклар, Таврия каласы янындагы Кинерет күленнән Иордан елгасы агып чыккан урынга килеп, дини йолаларын башкаралар, суга чумып, чукыналар.

         Израильдә дүрт диңгез бар: Урта, Кызыл, Үле һәм Галилей (аны Кинарет күле дип тә атыйлар). Океан өсте тигезлегеннән 430 метр түбән урнашкан Үле диңгезне кем генә күрергә теләми икән?!. Тик Үле диңгез ярына теләгән урында барып булмый. Гаять тозлы суда коену өчен  Эйн-Бокека һәм Хамей-Зохара районнарында махсус пляжлар ясалган.  Суга кергәндә бик сак булырга кирәк, чөнки тоз кристаллары тирене яралый ала. Кызынганда җил булмаса, яхшырак диләр.

         Илнең зур булмавына карамастан, табигать төрлелеге күзәтелә. Израильнең көньягы коры чүлдән торса, Төньякка таба Галилея шәһәрендә бакчалар күкрәп утыра, имән һәм нарат әрәмәлекләре үсә. Бу изге урынга, моннан җиде дистә ел элек күченүчеләр сазлыкларны киптереп, миллионнарча агач утыртканнар.

         Биредәге климат - эссе коры җәй һәм йомшак кыш, шулай ук көньяк белән төньякның Урта диңгез климаты. Явым-төшем, нигездә,  ноябрьдән март аена кадәр төшә. Хермон тавына кар яткач, чангыда шуа башлыйлар. Шул ук вакытта илнең көньягында урнашкан Эйлатта диңгезендә су коеналар. Гыйнварда диңгез суы температурасы +22 градус тәшкил итә. Израильгә көз мәлендә сәфәр кылу яхшырак. Чөнки җәй айларында эсселек 40 градустан артып китә. Әйткәндәй, биредә апрель аенда да кояш астында җиңел генә итеп янарга мөмкин. Шуңа күрә килүчеләргә үзләре белән су йөртергә, башларына киеп йөрергә, кыскасы, сак булырга киңәш итәләр.

         Израильдә туклану дөньядагы иң яхшысы, иң сәламәте дип атала. Израильлеләр яшелчә-җимешне күп ашыйлар. Базарда ел әйләнәсенә җаның теләгәнен сатып алу мөмкинлеге бар. Затлы балык яраталар, һәр ризыкка зәйтүн мае кушалар. Урамнардагы күпсанлы тамак ялгау кафеларында традицион фалафел (кыздырылган борчактан ясалган тефтели), шаурма, эченә төрле салат тутырылган питалар тәкъдим итәләр. Илдә "Макдональдс" кафеларында бездәге сыман чизбургерлар сатылмый. Чөнки яһүдләрнең кошер кагыйдәләре ит һәм сөт продуктларын бергә әзерләп сатарга рөхсәт итми. Шулай булуга карамастан, рус кибетләре шактый күп. Аларда СССРдан чыгучылар ашап күнеккән дуңгыз ите һәм башка ризыклар сатыла.

         Израиль - дөньяда иң белемле кешеләр яшәгән ил. Бу җәһәттән ул Канада белән беренче урынны бүлешә. Ил эчке тулаем продукт җитештерүенең иң күп өлешен гыйльми тикшеренүләргә бүлә. Традицион энергия чыганаклары җитешмәве сәбәпле, кояш энергиясе үсеше өлкәсендә инновацион технологияләр белән дан тота. Ил биотехнология, аэрокосмик технологияләр, авыл хуҗалыгы, яман шешне тикшерү һәм башка өлкәләрдә дөньяда лидер булып санала. Мәсәлән, GPS, Wase навигаторы, Viber, IGO, флешкалар, лазер клавиатурасы һәм башкалар Израильдә уйлап табылган.

         Медицина хезмәтләндерүе дөньяда иң югарыларының берсеннән санала. Биредә иң алдынгы заманча технологияләр, дарулар уйлап табып дәвалыйлар

                            Никах һәм гаилә

         Элек озакка сузылган яһүд туе мотлак булып саналган ярәшүдән башланган. Тынлаучан ул һәм кызлар ата-ана ихтыярына буйсынырга тиеш дигән нияттән чыгып, яшьләрнең ризалыгын сорап тормаганнар. Егет ягы яучылап килгәннән соң, кыз ягы ризалашса, кияүнең ниятләре җитди һәм аның акчалы булуын раслар өчен, кыз өчен калым түләнелгән. Аннары ике як та шәраб куелган өстәл артында булачак туй нечкәлекләрен сөйләшүгә тотынган. Яһүдләр дөньяда беренчеләрдән булып никах килешүе төзи башлаган милләт. Килешүдә калым һәм бирнә күләме, булачак ир белән хатынның бурычлары язылган. Хатын һәм балаларга карата каты мөгәмәләгә аерым игътибар бүленгән. Килешү пунктларын бозу очраклары исбат ителсә, никах озакка сузылмый таркатылган.

         Килешү төзелгәч, аның ныгыту өчен, егет белән кызның әниләре тәлинкә бәреп ваткан. Бу йола, ватылган савытны кире ябыштырып булмаган кебек, элеккеге тормышка кире кайту булмаячагын аңлаткан. Гадәттә туйга кадәр яшь пар бер-берсен күрә алмаган. Әлеге каты шартлар бүгенге көннәрдә ортодоксаль гаиләләрдә генә очрый.  Хәзер яшьләр үзләре танышалар һәм өйләнешергә теләүләре хакында ата-аналарына җиткерәләр.

         Яһүдләр туйны шаббат (шимбә), ураза, хәтер, милли бәйрәмнәре көннәренә туры китермәскә тырышалар.

         Туйга бер атна кала кияү егете булачак вакыйга турында бар халыкка җиткерә. Гадәттә, бу хәл синагогада дини хезмәт башкарылганда әйтелгән. Йола Уфруф дип атала. Хәбәр яңгыратылгач синагогадагы ир-егетләр бәхетлене котлаганнар һәм өстенә кәнфитләр сипкәннәр. 

         Кыз исә Миквадагы үзенчәлекле бассейнда чистарыну йоласы башкарган. Кәләш тулысынча чишенеп, бөтен бизәнгечләрен салып, дога укый-укый, суга кергән. Аңа ахирәтләре һәм кияүгә чыккан хатыннар ярдәм иткән. Бу юыну үткән тормыштагы гөнаһлардан арыну һәм кияүгә чыгуга әзерләнү булып саналган.

         Яһүд туе традицияләренә ярашлы атна буена дәвам итәргә мөмкин. Соңлап килгән кунакларны өстәл артына утыртып сыйлыйлар. Җиде көнгә сузылган туйдан соң гына яшьләр үзләрен ир һәм хатын дип атый һәм аулакта кала алганнар.

         Дингә аеруча нык бирелгән яһүд гаиләләрендә балалар күп туа. Алар Аллахы Тәгалә күпме бала бирә шулкадәр тудырабыз дигән фикерне алга сөрәләр. Икенчедән, Холокостан соң милләткә ишәергә кирәк дип санала. Өченчедән, баланы тәрбияләү өчен ананың декрет ялы яхшы түләнелә һәм ул акчаларга тук тормышта яшәп була.  Гыйлемлеләре кеше балалары өчен салым түлиселәре килмәгәнлектән, ортодоксаль яһүдләрне тәнкыйтьли. Әйткәндәй, яһүдләрдә ул туса - кедр, кыз туса нарат агачы утырталар.

Шалом, Израиль!
Шалом, Израиль!
Шалом, Израиль!
Шалом, Израиль!
Шалом, Израиль!
Шалом, Израиль!
Шалом, Израиль!
Шалом, Израиль!
Шалом, Израиль!
Шалом, Израиль!
Шалом, Израиль!
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас