

(К хәрефенә хикәя-бикәя).
Күркә кебек кабарынып,
Көтмәгәндә күршем керде.
Кичтән казы кайтмый калган,
Кемгә – каза, кемгә – көлке.
Кысык күзе – киң колачтай,
Күсенеке – колаклары.
Куркып куйдым, катгый кискәч:
"Кайткан – кала караклары!
Кайтмый калган кара казның
Кискәннәрдер канатларын.
Күзем күрми, күңел күрә –
Казаннарда кайнаганын”.
"Китче, Каюм, кемгә кирәк,
Катып калган, кара казың?!
Күрә күрмә кешеләрдән,
Күтәргәндер карга-козгын.
Куркып кына калмаганмы
Караңгылык куенында?
Кереп кара Карлыкүлнең
Куерган камышлыгына”.
Киңәшемә каршы күрше,
Котырынып кабатлады:
"Казым кеше кулларында –
Кайткан кала караклары!"...
...Кинәт кенә күз кысылып,
Керфекләре "канатланды".
Кара казы кайтып килә,
"Как-как, как-как", кабаланып.
Каз артыннан Кәримәттәй
Куып килә, көлә-көлә:
Кемнең казы?.. Кереп кунган,
Кич кушылып казларыма.
Күшеккән күркәдәй күршем...
Күрсәгезче кыяфәтен!
Кәгазендә килеш кенә
Капты карамель-кәнфитен.
...Карар кылды Каюм күрше
Кабат көлкегә калмаска:
Кабаланып, киңәш кормый,
Күрмәгәнне – куертмаска!
Фәйрүзә Саяпова.
Фото: novyefoto.ru