

Бройлер ( ингл. Broiler, Broil- утта кыздыру) – ит өчен үстерелә торган гибрид тавык. Ул тиз үсүе, итенең яхшы сыйфатлы булуы белән аерылып тора. Ит чебешләрен махсус үстерү безнең илдә 1960 елларда башланган. Моңа кадәр тавыкларны йомырка өчен генә үрчеткәннәр, ә ит өчен әтәчләрне симерткәннәр.
Бройлерда майның күләме 5-15 процент кына, протеин исә 20 процент чамасы. 100г. бройлер түшкәсендә нибары 180-240 ккал. Болардан тыш, ул А, Е һәм В төркемендәге барлык витаминнарга, калий, магний, фосфор, кальций, марганец, тимер, цинк, селенкебек макро һәм микроэлементларга бай. Тавык ите тәмле булудан тыш, дәвалау сыйфатларына да ия. Тавык шулпасын организм нәзберекләнгән вакытта, салкын тиюне дәвалаганда кулланалар. Чебешләрне 2,5 айдан суйсаң, итенең иң тәмле чагы була. Озаграк тотсаң, катылана башлый.