

Медицина белгече, нутрициолог Юлия Дмитриева организмга эчтән яшәрергә ярдәм итүче башка төре продуктларны да атады. Билгеле булуынча, яшь олыгайган саен кешенең организмы күзәнәкләрне зарарланудан саклаучы антиоксидантларны азрак эшкәртеп чыгара башлый. Саклаудан мәхрүм калган күзәнәкләрдә кире кайтаргысыз процесслар башлануы, хәтта яман шеш килеп чыгуы мөмкин. Ләкин күзәнәкләрне яшәртү өчен мөһим антиоксидантлар запасын туклану ярдәмендә тулыландырып була дип киңәш итә нутрициолог.
Брокколи кәбестәсендәге сульфорафан көчле антиоксидант булып санала. Бу матдәгә чага гөмбәсе дә бик бай, ди Дмитриева. Ул сарымсак та ашарга киңәш итә. Сарымсак составында күкерт булу сәбәпле, ул организмга тазарынырга ярдәм итә. Шулай ук сарымсак аллицин дигән матдәгә бай, ул исә мәгълүматларга ярашлы яман шеш ихтималлыгын киметә ала.
Нутрициолог розмарин һәм яфраклы яшелчә дә ашарга киңәш итә. Мәсәлән, розмарин кислотасы алмашыну процессларын бозуга китерүче продуктларның организмда туплануына ирек бирми. Яфраклы яшелчәләр исә көчле антиоксидант буып саналган С витаминына бай.
Нутрициолог шулай ук бал икмәге — перга — ашарга киңәш итә. Чөнки ул каротиноидларга, аминокислоталарга, шулай ук тоташтыргыч тукыма, сөяк, кан тамырлары өчен зур әһәмияткә булган кремнийга бай. «Олыгайган саен организмда кремний кими — бу исә буыннар чыдамлылыгын киметә»,— дип аңлата нутрициолог.
Фото: fb.ru