

Күпсанлы фобияләр бар, ягъни нәрсәгәдер яки кемгәдер (хәлләр, хайваннар һ.б.) карата контрольсез курку, бу кешеләр өчен реаль куркыныч түгел.
Фобиянең иң еш очрый торганнары:
1.Агорафобия.
Агорафобия-ачык урыннардан курку. Әлеге фобия - яшеренеп булмый торган хәлдә калудан курку. Гадәттә агорафобия паника, тахикардия һәм сулыш алу авырлашу белән күзәтелә.
2.Логофобия.
Логофобия-халык алдында чыгыш ясаудан курку. Ул паника, күңел болгану һәм башка физик билгеләрдә күзәтелә.
3.Аэрофобия.
Аэрофобия-самолетта очудан курку. Бу куркуны контрольдә тоту бик авыр, шуңа күрә күп аэрофоблар сәяхәтләренә самолетсыз барырга тырыша.
4.Клаустрофобия.
Паника һәм борчылу клаустрофобиянең иң төп билгеләре арасында. Әлеге фобия - лифт, самолетлар, хәтта бик кечкенә бүлмәләр кебек ябык яки кысык бүлмәләрдән курку.
5.Социофобия.
Социаль фобия кайбер социаль ситуацияләр вакытында булырга мөмкин һәм бәяләүдән яки бүтән кешеләрнең артык игътибарыннан курку.
6.Акрофобия.
Акрофобия-биеклектән курку. Психофизик билгеләр белән күзәтелә : баш әйләнү яки егылу куркынычы белән бәйле борчылулар.
7.Арахнофобия.
Арахнофобия-үрмәкүчләрдән курку, ул паника тудыра.
8.Герпетофобия.
Герпетофобия- еланнардан курку.
9.Гемофобия.
Гемофобия- каннан курку, аның белән бәйле җиһазлардан, дәваханәләрдән курку.
10.Астрафобия.
Астрафобия – әлеге фобия шулай ук бронтофобия буларак та билгеле, күк күкрәү һәм яшен кебек табигый күренешләр белән бәйле. Ул паника , йөрәк тибеше ешаю һәм башка физик билгеләр белән күзәтелә.
11.Мизофобия
Мизофобия-микроблардан, пычрактан яки пычранудан курку. Билгеле, бу курку үлем куркуы белән бәйле. Газапланучылар чисталык белән мавыга һәм көн дәвамында берничә тапкыр кул юу кебек кайбер мәҗбүри чаралар күрә ала.
12.Филофобия
Филофобия - хәтта мәхәббәт һәм гашыйк булу фобиянең сәбәбе булырга мөмкин. Филофобиядән интегүчеләр гадәттә мәхәббәт газабы кичереп, бу хис аркасында кабат газапланырга, яки гашыйк булырга куркалар.
13.Кинофобия.
Кинофобия-бу фобия этләр һәм бу хайваннарның һөҗүм итүеннән яки тешләвеннән курку белән бәйле.
14.Никтофобия.
Никтофобия- караңгылыктан һәм төннән курку. Ул борчылу, дулкынлану, шулай ук паника белән күзәтелә.
15.Эметофобия.
Эметофобия-косудан яки коскан кеше янында булудан курку. Бу фобия туклану проблемаларын китерергә мөмкин, шуңа күрә эметофобларга еш кына тән авырлыгы җитми.
16. Коулрофобия.
Коулрофобия-клоун көлкеле персонаж буларак эшләнгән булса да, ул кайбер кешеләрдә курку тудыра.