Болар кызыклы!
21 октябрь 2022, 12:56

Әтисе коткарган

Американың Аризона штатында яшәүче ир-ат яшен суккан кызының гомерен коткарган.

Әтисе коткарганӘтисе коткарган
Әтисе коткарган

12 яшьлек Элла әтисе Стив Йоргенсен белән яңгыр астында уйнаганда, кинәт кенә күк күкри һәм кызны яшен суга. Баланың йөрәге тибүдән туктый. Әтисе югалып калмый, кызының йөрәгенә туры булмаган массаж ясарга тотына. Элланың йөрәге тибә башлый. Ләкин бераздан бала янә тынсыз кала. Әти кеше бөтен ихтыяр көчен төйнәп, тагын реанимация ясый башлый. Йөрәк янә тибә башлый һәм янә туктый. Тагын реанимация ясап терелтә. Элланы вакытында дәваханәгә илтеп җиткерәләр. Аңына килгәч доктор кызга әтисенең аның гомерен саклап калуын әйтә. "Әтисе кызының йөрәге туктавын бик тиз аңлап ала һәм нәтиҗәле итеп реанимация ясый", -ди доктор.
Әлеге вакытта кыз терелеп аягына баскан. Үзе белән ни булганын белгәч, кичәләрдә дус-ишләргә сөйләргә тема булды дип шатланган. Ни дисең, бала булгач бала инде..
Күптән түгел АКШның Флорида штатындагы Пенсола шәһәрендә бер студент кызны да яшен суккан. Яшен суккач кызның кулындагы сәгате шартлый, свитеры яна һәм носки белән ботинкалары тишелә.
Аллаһ Тәгалә сакласын мондый афәтләрдән. Яшен сукканнан соң бик сирәк бәхетлеләр генә исән-имин кала.

Фото: FOX 10

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас