

Аю малае авылга нигә килгән?
Узган төндә, сәгать икеләр тирәсендә, бер аю малае Мишкә районы үзәге урамнары белән танышып йөргән. Бу кызыклы хәл турында «Башинформ»га БР экология министрлыгының матбугат үзәгендә хәбәр иткәннәр.
Кунак булса да, “чакырылмаган” булгач, бу хәл турында бердәм диспетчер хезмәтенә хәбәр иткәннәр. Кыю аю малаен эзләргә БР экология министрлыгы, аучылар ассоциациясе, ГТХ һәм башка хезмәтләрә вәкилләре чыккан. Аны бер урам буйлап китеп барганда куып җиткәннәр. Кунакны тотуның кирәге булмаган, машиналар белән сак кына озатып барып, аю малаена авылдан чыгып китәргә ярдәм иткәннәр. Шаян хайван Үзәк дәваханә ягыннан урманга сыпырткан.
Табигатьне саклау ведомствосында белдерүләренчә, кунакка, якынча, 2 яшь. Аның авылга нигә килгәнлеген ачыкларга тырышалар, аю, билгеле, бу хакта белдереп өлгермәгән... Бәлки ул урманда ниндидер тавыштан куркып качкандыр.
Бәхеткә каршы, кешеләр дә, аю малае да зыян күрмәгән. Әйткәндәй, кыргый җәнлекләр дә кешеләр белән очрашырга яратмый, качарга тырыша.
Аларны ашатып, кулга ияләштерү катгый рәвештә тыела.