

Укып чыгу өчен 2 минут вакыт җитә. Киттек!
Быел февраль ае башында Норвегиянең Смела (Smøla) утравында биш фут озынлыгындагы кечкенә бер көймә табыла. Аны Нью-Гэмпширда яшәүче укучылар 2020 елда ясаган булган.
Кечкенә көймә Атлантика аша үтеп, 462 көндә 8000 мильдән артык араны йөзеп үткән (13 000 километрга якын).
Rye Jr. High School мәктәбе укучылары бу корабны фәнни проект буларак төзегәннәр. Бу аларның агымнар темасы, табигый фәннәр һәм математика буенча күнекмә булган.
Укучылар бу корабны бизәргә җыенганда, аны Rye Riptides дип атаганнар, Covid—19 аларны өйләренә “бикләп” куйган.
Укучылар проектны өйдә эшләүне дәвам иткәннәр, сурәтләрен укытучыларга һәм Educational Passages оешмасына җибәреп торганнар.
Бу эшләрне сканлаганнар, бастырып чыгарганнар, ламинлаштырганнар һәм көймә-корабның палубасына ябыштырганнар.