Болар кызыклы!
17 октябрь 2022, 11:13

Дөнья көткәндә...

Вак-төяк киңәш-табыш...

Дөнья көткәндә...Дөнья көткәндә...
Дөнья көткәндә...

Вак-төяк киңәш-табыш...

 

*Авызы тар вазаларны ничек чистартырга белмисезме? Гап-гади дөге ярдәм итәр бу эштә. Ваза эченә бер кашык дөге салыгыз һәм шуңа сабынлы су өстәгез. Аз гына бутап җибәрсәгез, вазагыз өр-яңа булып ялтырап торыр.

* Өегездә песи асрыйсыз икән, ул вакытта бу киңәшкә колак салыгыз: диван өстеннән песи йонын җыеп алу өчен, резина перчатка киегез дә, аны юешләп, диван өстен сыпырып алыгыз: мәченең бөтен йоны перчаткаларга ияреп  җыелыр.

* Салат яфракларын тозлы суда юсаң әйбәтрәк.

* Агачтан эшләнгән җиһазны аяк киеме кремы кулланып та яңартырга мөмкин. Төсен туры китереп сайлый белергә генә кирәк.

 

Фото: femmie.ru

Дөнья көткәндә...
Дөнья көткәндә...
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас