

Безнең тормышта ырым-шырымнар тулып ята. Аларга ышану-ышанмау – һәркемнең үз эше, әлбәттә. Ә шулай да…
*Өйдән чыгышыңа каршыңа буш чиләкле хатын-кыз очраса, юлың уңмый, чиләге тулы булса, киресенчә. Юлыңа ир-ат очраса, юл уңа дигән ышану да бар.
*Тоз түгелсә – ызгыш-талашка.
*Өйдән чыгып киткәч, нәрсәңнедер онытып, кире әйләнеп керсәң, юлың уңмый. Инде кергәнсең икән, чыгып китәр алдыннан көзгегә карарга яисә бер чеметем тоз кабарга кушалар.
*Өстәлдән ипи валчыгын кул белән сыпырып алу – үзеңә хәерчелек теләү.
*Бүләккә пычак ише очлы әйберләр бүләк итәргә ярамый, аралар бозыла.
*Киемдәге ертык-сүтекне өскә кигән килеш тегү – бәхетсезлеккә, кайберәүләр хәтерсезлеккә дип тә юрый.
*Берәр кеше белән араңны өзәсең килсә – булавка бир.
*Кеше кулъяулыгын алырга ярамый, аның түгәсе күз яшьләре сиңа килә.
*Чәчеңне үзең киссәң, гомерең кыска була.
*Соңгы акчаңны кешегә бирсәң, акча керми.
*Баш киемен, сумканы өстәлгә куйсаң, акча булмый.
*Корсаклы вакытта баллы әйбер ашыйсы килсә – кыз бала туа диләр. Тозлыга тартса – малай.
*Өстәл почмагына утырсаң, җиде елсыз өйләнмәссең яки кияүгә чыкмассың.
*Имтиханга аяк киеме астына тимер биш сумлык салып барсаң, «бишле» аласың.
*Юлны кара песи киссә, юл уңмый.
*Көзгеңне кешегә бирергә ярамый, бәла килә.
*Бер көзгегә икең бергә карарга ярамый, ярың уртак була.
*Ватык көзге кыйпылчыгына карасаң, чирлисең, бәла-казага тарасың.
*Кечкенә сабыйны көзгегә каратырга ярамый, сакау кала, яки озак тел чыкмый.
*Савыт-саба ватылса, бәхеткә.
*Өйдә кителгән, ватык савыт-саба тотарга ярамый, бәхетсезлек китерә.
*Миңе күренми торган җирдә булган кеше бәхетле була.
*Элек баланы тугач ук бәхетле булсын дип әтисенең күлмәгенә төргәннәр.
*Өй кыегына саескан кунса, хәбәр ишетәсең.
*Идәнгә пычак төшсә – ир-ат кунак, чәнечке төшсә – парлы кунак, аш кашыгы төшсә – хатын-кыз, бал кашыгы төшсә бала-чага килә.
*Яңа фатирга, йортка иң башта песи кертеп җибәрсәң – мул тормыш көтә.
Чыганак: tatar-today.ru