+24 °С
Яңгыр


Түбән Камада яшәүче бер ханым крокодил балаларын тарата. Сатмый, бушка алырга теләүчеләрне эзли. Мондый игъланны ул социаль челтәрләрдә тараткан, дип «Татарстан 24» каналы хәбәр итә.
Билгеле, шәһәр халкы мондый “йорт хайваннары”ның якында булуына риза түгел.
Акчага да түгел бит әле, бушка тарата!
«Бәясен сорыйлар. Мин алар өчен акча алырга оялам. Алар кеше кебек бит. Мин алыпсатар түгел. Бүләк итәм. Теләк белдерүчеләр бар», – дип яза ул.