

Бүгенге көндә калын кесәлеләр өчен чикләнгән күңел ачу шартларында Русия рестораннары акчалы кунакларны үзенә тарту урынына әверелде. Рестораторлар игътибар җәлеп иткән ашамлыкларны менюга кертү буенча аеруча зур тырышлык күрсәтәләр. Аның гади һәм сыналган ысулларының берсе - өстәлгә алтын йөгертелгән ашамлык бирү.
Бу - әле генә уйлап табылган яңалык түгел, борынгыдан билгеле ысул. Мисырлылар һәм кытайлар үз ходайларына якынрак булу өчен азыкларына алтын кушып ашаганнар. Урта гасырда Венециядә байлар шулкадәр мөлкәтләре белән масайганнар ки, кала советы аларга табыннарына алтын кушылган ике генә төрле ашамлык куюны таләп итәргә мәҗбүр булган. Русиядә исә бәйрәм прәннекләренә алтын йөгертү гадәте булган.
Алтын ризыкка бернинди тәм өстәми, ә менә матурлык һәм ямь бирә. Ул тәлинкәдә ялтырап ятудан тыш, ашамлыкка , мәсәлән, байлык, затлылык, патриотизм, ризык кыйммәтен, хәтта ирония кебек яшерен мәгънәләрне дә бирә.