Болар кызыклы!
12 октябрь 2022, 18:32

Кешенең ничә дусты булырга тиеш?

Дуслык турында галимнәр бик кызыклы саннар китергән. 

Кешенең ничә дусты булырга тиеш?Кешенең ничә дусты булырга тиеш?
Кешенең ничә дусты булырга тиеш?

Төрле фәнни тикшеренүләрдән чыгып, галимнәр дуслык турында бик кызыклы саннар китергән.

* Без якынча берьюлы 150 кеше белән аралашып яшибез. Моңа тормыш иптәше, балалар, оныклар, туганнар, күрше-күләннәр, коллегалар, сыйныфташлар, дуслар керә.

* Һәркайсыбызның 1-2 генә, сирәк очракта 3 иң якын кешебез бар;

* Кеше якынча 5 мең кешене таный ала. Тик исемнәр һәм фамилияләр белән истә калдыру авыррак, күбебез 1500 кешене генә исемнәре белән белә.

* Тагын бер кызыклы факт: кеше белән чынлап дуслашып китү өчен 200 сәгать вакытны бергә үткәрергә кирәк икән.

* Дуслар саны турыдан-туры кешенең үзен ни кадәр бәхетле хис итүнә бәйле, имеш. Иң бәхетле кешенең 20ләп чын дусты булырга мөмкин. (Бәхетле кеше аралашучан була, һәм ачык кешегә башкалар да тартыла).

* Дуслар күбрәк булган саен яшәве күңеллерәк, дип ышандыра галимнәр. 

* Дуслар саны 30 яшькә кадәр арта, ә аннары кими башлый. Бигрәк тә балалар тугач, бер-бер артлы юкка чыгалар.

Бу фактлар белән сез килешәсезме? Фикерләр турында сез ничек уйлыйсыз?

Фото: vsebe24.ru

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас