Болар кызыклы!
12 октябрь 2022, 07:25

Хәзер күлмәкне үзебез «тегәрбез»

Парижда югары мода атналыгында тамашачыларга тәнгә спрей рәвешендә сиптерелгән күлмәк күрсәтелгән.

Хәзер күлмәкне үзебез «тегәрбез»Хәзер күлмәкне үзебез «тегәрбез»
Хәзер күлмәкне үзебез «тегәрбез»

Спрей тән тиресенә эләккәч, катып, күлмәк рәвешен ала. Идея дизайнеры — испанлы Манель Торрес.

Торрес белдерүенчә, кулга тотып караганда күлмәк тукымасы замшага охшаган, аның белән теләсә нинди тукыма кебек эш итәргә була. Ертылган очракта киемне шушы ук сиптергеч белән ямап та була. Өстәвенә, тукыманың текстурасын үзгәртергә дә мөмкин. Мәсәлән, сиптергечтә, йон, киндер яисә акрил сүсләрен файдаланып.

         Торрес фикеренчә, мондый тукыманы мода индустриясендә генә түгел, медицинада да файдаланып булачак.

Фото: stars.infovmire.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас