Болар кызыклы!
9 октябрь 2022, 11:12

Җиһанда ни булмас диген...

Космик телескоп билгеләнгән орбитага уңышлы чыккан.

Җиһанда ни булмас диген...Җиһанда ни булмас диген...
Җиһанда ни булмас диген...

Кытай Халык Республикасы "Куафу-1" камилләштерелгән кояш телескопын очырган. Космик телескоп билгеләнгән орбитага уңышлы чыккан.
"Куафу-1" кояшның ут чәчрәтү табигатен, шулай ук кешенең космоска чыгарып ташланган чүпләрен һәм Кояшның магнит кырын тикшерәчәк. Моннан тыш, телескоп космик һава торышын фаразлау мәгълүматларын тапшырачак.
Апрельдә "Nature" журналында Җирнең игезәкләрен эзләү өчен КХР орбитага телескоплы станция очырачагын белдергән. Кытай астрономнары Җиргә охшаган кимендә 12 экзопланета табарга тели икән.
Шулай ук КХРның милли космик идарәсе җитәкчесе урынбасары У Яньхуа якындагы берничә елда Кытайның астероидлар белән көрәшкә тотыначагы турында белдергән. У Яньхуа әйтүе буенча, 2025-2026 нчы еллар ахырына кадәр Кытай белгечләре Җиргә куркыныч белән янаган астероидларны якыннан күзәтү технологияләрен сынауга тотыначак.

Фото:space.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас