Болар кызыклы!
9 октябрь 2022, 10:34

Французлар бәйләм бәйлиме?

Йон сатучы кибетләрдә эрләнгән җеп сатып алучылар арта.

Французлар бәйләм бәйлиме?Французлар бәйләм бәйлиме?
Французлар бәйләм бәйлиме?

Франциядә яшәүчеләр җылы әйберләр бәйләү өчен йон, энәләр һәм шулай эчке җылы киемнәрне күбрәк сатып ала башлаган. Өйдәге җылылыкны исраф итмәс өчен алар шулай тырыша башлаган.
Шул сәбәпле хәзер эчке кием сатучы кибетләр керемне уйлап учларын уа башлаган. "Безнең эчке җылы киемнәр сатуыбыз былтырга караганда икеләтә артырга тиеш. Без моны салкыннар чоры җиткәч күрәбез. Йон сатучы кибетләрдә эрләнгән җеп сатып алучылар арта. Бәйләү энәләренә сорау артканнан-арта",- дигән "DAMART" кибете директоры Лилле Селин Анзалон.
Ә менә Бөек Британия корольлегендә яшәүче Илона Хьюз исемле инвалид хатын, сәламәтлегенә кире йогынты ясаган хәлдә дә, Лондондагы бер бүлмәле фатирында, үзәк җылыту системасын булдыра алганча соңрак кабызырга тырышачагы турында белдергән.

Фото: ru.todowebmedia.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас