Болар кызыклы!
9 октябрь 2022, 12:43

Арпа ярмасының файдасы бармы?

Гарнирда арпа ярмасы порциясе 200 граммнан артмаска тиеш.

Арпа ярмасының файдасы бармы?Арпа ярмасының файдасы бармы?
Арпа ярмасының файдасы бармы?

Арпа ярамасын (перловка) бар да бик яратып ашамый. Ә бит аның файдалы яклары шактый күп. Табиблар аны күп яктан мактыйлар. Ул йөрәк-кан системасына үтә дә яхшы йогынты ясый. Бу ризык начар һәм яхшы холестеринны көйләүдә һәм кан тамырына уңай тәэсир ясауда зур роль уйный.
Арпа ярмасы үт куыгы чирләрен яхшы профилактикалау чарасы да. Тик файдалы ризыкны да чама белеп ашаганда гына файдалы. Гарнирда арпа ярмасы порциясе 200 граммнан артмаска тиеш.
Арпа белән карабодай ярмалары кеше өчен аеруча файдалы булып санала. Белгечләр раславынча арпа ярмасы кешегә кышын сырхауларга каршы көрәшергә көч-куәт бирсә, карабодай исә организмдагы шикәрне көйләүдә зур роль уйный. Карабодайда солы ярмасына караганда микроэлементлар күбрәк.
Белгечләр ярмаларның яраклык вакыты турында да кисәтәләр. Ярма айлар буе саклана ала дигән фикер ялгыш, ди алар. Эш шунда ки, ярмалар составына кергән майларның вакыты чикләнгән, алар әчи башлый. Майларның үзгәртелгән формасы исә иммунитетка зыян сала һәм организмдагы картаюне тизләтә, дип раслый алар.

 

Фото: zdraveda.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас