

Европада чиновникларга электр энергиясен саклау өчен дресс-код сакламаска, эшкә җылы свитерда килергә рөхсәт иткәннәр. Сәбәбе: быел Евросоюз органы биналарын 19 градуска кадәр генә җылытачаклар.
"Рәсми очрашуларга свитер киеп барырга кыенсынмагыз, традицион дресс-кодка караганда энергетика мәсьәләсе безнең өчен мөһимрәк", - диелгән ведомстволар хезмәткәрләренә җибәрелгән электрон хатларда. Хәзер Европадагы офисларда биналарны кышын 14-16 градуска кадәр җылытырга, җәйге эсселәрдә исә кондиционердан баш тартырга җыенганнар.
Франция президенты Эммануэль Макрон да халык арасына күлмәк урынына беренче тапкыр водолазка киеп чыккан. Аның имиджы үзгәрүе дә энергия экономиясенә бәйле булып чыккан. Билгеле булуынча, соңгы айларда Европада газ бәясе кискен артты. Русиядән газ сатып алулары кимүе сәбәпләрнең берсе дип атала.
Фото:tacon.ru