Болар кызыклы!
7 октябрь 2022, 08:07

Бит тиресе матур булсын дисәң...

Докторларның киңәшләрен тыңлап карыйк.

Бит тиресе матур булсын дисәң...Бит тиресе матур булсын дисәң...
Бит тиресе матур булсын дисәң...

Бөек Британия табиб-диетологлары Хасия Әл Хубра һәм Аманда Урселл тиренең матур һәм яшь булуына уңай тәэсир ясаучы тугыз төрле ризыкны атаган. Докторларның киңәшләрен тыңлап карыйк.
С витаминына бай ризыклар исемлегенә слива белән кара җиләкне (ежевика) керткәннәр. Медицина хезмәткәрләре белдерүенчә, көрән төсле җимешләр картаю процессын акрынайта һәм организмда коллаген күләмен арттыралар. Коллаген исә тиренең ныклыгын һәм сыгылмалылыгын тәэмин итә.
Моннан тыш, су, йомырка һәм татлы бәрәңге күз төпләре шешенүләрен, җыерчыкларны һәм тире авыруларын, атап әйткәндә, дерматитны, булдырмаска ярдәм итә. Тиренең яхшы сыйфатлы булуына ирешү өчен су балансын саклау, файдалы майлар һәм катлаулы крахмал углеводларын ашау үтә мөһим.
Ә менә ялкынсынуларга каршы торырга булышучы яшел яфраклы яшелчәләр һәм кефир сыман пробиотик ризыклар экзема сырхавының кискенләшүен киметергә ярдәм итә, дип раслый докторлар.

Фото:flowersbryansk.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас