

Кем ул?
Каен тузыннан ясалган шамаилләр, табигать күренешләрен тасвирлаган сурәтләр, болан мөгезеннән ясалган брелоклар һәм башка кирәк-яраклар – болар бар да табигый материаллардан ясалган. Шулай ук чыршы агачыннан ясалган ак кәгазьдә нәшер ителгән китапта авторның уйланулары, хисләре тупланган. Бу могҗизалы эшләрнең барысын да бер кеше иҗат иткән. Кем соң ул серле талант иясе?
Үзенчәлекле эшләрнең авторы– Рәзиф Әхмәтҗанов булып чыкты. Оста куллы ир-егет бик ихлас әңгәмәдәш тә икән.
“Туймазы районы Гафур авылында җәй азагы – август башында – кич, әнкәй сыер саварга җыенганда туганмын. Дәваханәгә барып җитмәгәнбез әнкәй белән, өйдә дөньяга килгәнмен. Минем бәхеткә күршегә фельдшер апа кунакка килгән булган, ул кендекне кискән. Тугач ике көн йоклаганмын. Бу бала сулыш аламы икән дип, килеп-килеп караганнар.
Башка малайлар кебек уйнап-тәгәрәп үстем. Авыл мәктәбен тәмамладым. Армиядә хезмәт итеп кайттым. Шунда булган бер вакыйгага тукталып китәсем килә: минем бабам, Беренче Бөтендөнья сугышында яраланып, әсирлеккә эләккән. Ат заводында эшләткәннәр аны. 1920нче елда Кызыл Хач аны коткарып алган. Нимес шул вакытта картәтигә велосипед, фотоаппарат, сәгать бүләк иткән, дүрт теш тә куйдырткан булган. Велосипедын алып кайтмаган ул, аның хакы да әлеге Мерседес машинасына торырлык булгандыр. Нинди нимес булгандыр ул, бу кадәре яхшылыкны теләсә кемгә эшләмиләр бит инде. Ярый, анысы кайчан булган хәл, менә мин хезмәт иткән елларда Варшава килешүе кысаларында хәрби әзерлек буенча норматив тапшыра идек. Мин бу сынауны уңышлы үттем һәм миңа да комиссиядәге нимес, фамилиямне ярты сәгать укыганнан соң, ат дагасы бүләк итте! Мин “картәтинең кыңгыравы шалтырады” дип уйлап куйдым. Шундый хәлләр дә була икән тормышта.
Өйләнешкәч, 3-5 ел эшлибез дә, кайтабыз дип, Себергә чыгып киткән идек, тоткарландык. 38 ел шунда яшәп, хаклы ялган чыккач туган якларга кайттык”. Себердә авыр физик эшләрдә хезмәт салган ир-егетнең шундый нәзакәтле эшләр белән мавыгып китүенең сәбәпләре белән кызыксынам.
“Мәктәптә укыганда ук стена гәзите өчен рәсем ясый идем. Туган якны сагынып, эштән бушаган вакытта рәсемнәр ясый башладым. Башта каләм белән төшердем, аннары буяулар белән картиналар төшерә башладым. Ә Себер матур, елның кайсы мизгелендә дә. Шул вакытта күңелдә шигырьләр туа башлады. Аларны бер кечкенә китапка тупладым. Шул сагыш катыш туган бер дүртьюллык искә төште:
Олы юлдан каршыма агыла
Ак болытның шәүләсе,
Чукынып китсен Себер , диеп,
Ташлап кайтып китәсе...
Бик сагынганда язылгандыр инде... Себердә зур техникада эшләдем. Тракторның гөрелтесе көчле бит, шуннан файдаланып, мине беркем дә ишетми дип, эштә гомерем буе кычкырып җырлап йөрдем. Рәссамлык сәләте әтием Миңневәли Миңнегали улыннан бирелгәндер. Пластилиннан ясамаган нәрсәсе юк иде. Ат ясап, аңа арбасын, чанасын “тагып” куяр иде. Кышкы иртәдә иренеп кенә йокыдан уянганда тәрәзә төбенә катырырга куелган шул әкияти күренешләрне күреп, кәефләр күтәрелеп китә иде.
Каен тузына догалар язу теләге әнием – Мөнирә Галимҗан кызыннан бирелгәндер. Ул сабантуйларда җырлап, беренче урын алган кеше, бик матур итеп, мәкам белән догалар укый иде. Хәрефләрне үзаллы өйрәнеп, гарәпчә укырга өйрәнде әни, Коръән ашларына чакыралар иде. Кешеләргә начар сүзе, каты кагылу гадәте булмады. Аның сабырлыгы безгә күчкән. Урыннары җәннәттә булсын әти-әнинең! (Әти – Гафур авылыннан. Әнием Тула шәһәрендә туган, сугыш башланганда аңа әле бер яшь тә булмаган. Эвакуация белән кайтканда поездны бомбага тотканнар, шулай да исән калып, туган якка кайтып җиткәннәр. Әти белән кавыштырыр язмышы саклагандыр аны, кыз фамилиясе дә Әхмәтҗанова бит, никахтан соң үзгәртеп тә торасы булмаган).
Мин дә әнидән күреп, гарәп алфавитын өйрәнә башладым. Олыгаябыз бит, догалар да өйрәнергә кирәк дигән уй ныгыды. Борынгы бабалар кебек тузга язып, рәсем төшереп карау теләгем дә туды. Себер каеннары нәзек, алар сарырак та, анда су сары бит, шуңадыр. Шуның өчен ак каен тузын авылдан алып китә идем. Ул тиз бетә иде, әлбәттә. Китаплардан карап, шамаиллар ясарга өйрәндем, хаталы булмасын өчен зур игътибар белән эшләдем. Аларны бүләккә бирә килдем. “Кулыңны юып тотын, сүгенмә!” дип бирә идем иптәшләргә. Себердә эшләрем дә, дусларым да күп калды, аралашып торабыз. Күп ясадым инде андый әйберләрне. Дисбеләр дә ясадым. Болан мөгезләреннән ясаган әйберләрем бар – кул таяклары, брелоклар – барысын да бүләк итәм”.
Менә шундый кызыклы мавыгулары булган, сәламәт тормыш алып баручы ир-егетләр бар арабызда. Рәзиф Миңневәли улының тагын да иҗат итәсе алда көтеп торсын. Насыйп булса, алар белән дә таныштырырбыз.
Сез яшәгән төбәкләрдә дә бардыр андый осталар, дуслар?!