Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
4 октябрь 2022, 13:25

Яшь галим

Протез ясарга башы җиткән.

Яшь галим
Яшь галим

Протез ясарга башы җиткән.

 

Бенджамин Чой ун ел элек өченче сыйныфта укыганда уй белән идарә ителүче кул протезы турында “60 минут” дигән доменталь фильм караган. Пациент баш миенә урнаштырылган кечкенә датчиклар ярдәмендә протез белән идарә иткән. Чой бу концепцигә хәйран калган.

 “Ул вакытта мин чынлап та нык гаҗәпләндем. Чөнки баш миен ачып операция ясарга кирәк. Ә ул протезлар чамасыз кыйммәт, берничә йөзәр мең доллар тора” ди Чой.

Еллар узган. Чой хәзер Вирджиниядә яши. Пандемия булу сәбәпле, ул йөргән китапханә дә, мәктәп лабораториясе дә  бикләнгән. Әмма теге документаль фильм егеткә тынгы бирмәгән. Укучы егет үзаллы протез ясарга тотынган.

Үзенең пинг-понг өстәлендә 16 сәгать дәвамында эшләп, апасының 3D принтеры ярдәмендә 75 долларлык роботлаштырылган беренче протезны ясаган.

Принтер 12 смдан озын детальләрне чыгара алмаган, егет аларны болтлар белән тоташтырган, тырышкан, кыскасы.

Роботлар ясау һәм программалар төзү буенча аның тәҗрибәсе бар инде. Робототехника буенча башлангыч, урта, югары сыйныфларда ярышларда катнашкан, дөнья чемпионатында да катнашкан. Тугызынчы сыйныфтан Python и C++ програмаларын өйрәнгән.

Чой үзе төзегән инструкцияләр белән дә бүлешә, аның буенча теләсә кем (кулыннан килгәне) кул протезы ясый ала.

Фото: inva.news

Яшь галим
Яшь галим
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: