Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
4 октябрь 2022, 12:10

Кулга алгач бала елаудан туктый

Сәбәбе нидә?  

Кулга алгач бала елаудан туктый
Кулга алгач бала елаудан туктый

Сәбәбе нидә?

 

Японнарның Riken институты белгечләре баланы кулга алуга елаудан туктау сәбәпләрен ачыклаганнар.  Сере кешенең инстинктив реакцияләренә бәйле. Бу тикшерүне видеокамераларга төшереп барганнар.

 

Әни кеше елаган баланы кулына алган, күтәреп йөрткән, тибрәтеп утырган, бишеккә салган... Махсус техника баланың ни эшләвен теркәп барган.

Тикшерүләр, кулга алган вакытта яки бишеккә салган мәлдә, 30 секунд эчендә баланың йөрәк тибеше акрынаюын билгеләгән. Иң нәтиҗәле тынычлану очрагы баланы кулда күтәреп йөргәндә булуы ачыкланган.

 Бала йоклап киткәч тә урынына салган очракта, 20 секунд эчендә уянып, елый башлый, ди. Шуның өчен сабыйны йоклатканда  биш минут күтәреп йөртергә, аннары 5-8 минут аның тотып утырып торырга һәм шуннан соң гына урынга салырга кирәк икән.

Менә сабыйларның бу халәте серләре әлегә ачыкланмаган.  Әмма галимнәр аны баланың “транспорт реакциясе” дип белдерә.

Шундый ук реакция элегрәк тикшерелгән маймылларда, этләрдә, тычканнарда да сыналган. Бу эволюцион  яраклашу дип атала һәм ул баланы бер урыннан икенче урынга күчереп салганда сынала.

Чыганак: "Ридус"

 

Фото: sammedic.ru

Кулга алгач бала елаудан туктый
Кулга алгач бала елаудан туктый
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: