Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
4 октябрь 2022, 12:20

Кабакка утырып йөзгән

Гиннесслар китабына эләккәнме?

Кабакка утырып йөзгән
Кабакка утырып йөзгән

Гиннесслар китабына эләккәнме?

 

Небраскалы Дуэйн Хансен дигән кеше Миссури елгасы буенча бер көн кабакка утырып йөзеп, үзенең 60 яшен билгеләгән. Алтыдагы –алтмышта, диләрме әле?

Елга агышына утырып 38 миль үткән ул. Моны ул Гиннесслар рекорды китабына эләгү өчен эшләгән. Үзе сыярлык кабакка утырып бу араны йөзеп үтү бик җиңел булмаса да,  кабак-көймәдә ераграк араны үтү өчен нык тырышкан.

Хансенга кадәр Рик Свенсон дигән кеше 2016 елда Минелдсота –Төньяк Дакота арасын шулай ук кабак-көймәдә үткән булган.

Гиннесслар китабы шартларына туры килүен раслар өчен Хансен бәйсез күзәтүчеләр дә чакырган.

 

Кабакка утырып йөзгән
Кабакка утырып йөзгән
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: