Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
1 октябрь 2022, 13:16

Өлкәннәребез, үзегезне саклагыз!

Исерткеч эчемлек белән кайбер дару препаратларының кушылуы гаять куркынычка әверелә, дип кисәтә доктор.

Өлкәннәребез, үзегезне саклагыз!
Өлкәннәребез, үзегезне саклагыз!

Өлкән яшьтә хәмер эчү сөяк сынулары, авыртынусыз йөрәк өянәге, организмның сусызлануы белән яный, дип кисәтә психиатр-нарколог, Мәскәү гыйльми-гамәли үзәгенең клиник филиалы җитәкчесе Валентин Скрябин.
Скрябин белдерүенчә, хәмер кабул иткән өлкәннәр организмның сусызлануына дучар булырга мөмкин. Моннан тыш, сөяк сыну белән янаучы остеопороз авыруы килеп чыгу ихтималлыгы да зур.
Өлкән яшьтәгеләрнең хроник авыру сәбәпле рецепт буенча һәм рецептсыз эчкән дару һәм үлән препаратлары исерткеч эчемлек белән ярашмаска мөмкин. Исерткеч эчемлек белән кайбер дару препаратларының кушылуы гаять куркынычка әверелә, дип кисәтә доктор.

Фото: gornovosti.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: