Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
23 сентябрь 2022, 10:00

Күзләрегезне саклагыз!

Күз алдында кара таплар биюен искә алып бармыйбыз, әмма аның барлыкка килүе төрле авырулар, шул исәптә, стресс яисә агулану да, барлыкка килүен күрсәтергә мөмкин

Күзләрегезне саклагыз!
Күзләрегезне саклагыз!

Күз алдында кара таплар биюен искә алып бармыйбыз, әмма аның барлыкка килүе төрле авырулар, шул исәптә, стресс яисә агулану да, барлыкка килүен күрсәтергә мөмкин. Шулай ди табиб-офтальмолог Любовь Романова.
Күз алдында җемелдәүче таплар сәламәтлек белән җитди проблема тууы турында сөйләргә мөмкин. Алар ерактан начар күрү, стресс, матдәләр алмашы бозылуы, агулану билгеләре булырга мөмкин. Кара таплар барлыкка килүенең куркынычрак сәбәпләре дә бар: алар нерв һәм йөрәк-кан тамырлары системалары, кискен кан басымы сикерүе һәм шикәр диабеты авырулары булганда килеп чыга.
Озак вакыт дәвамында бетмәүче таплар күзләрди җитди авыру барлыкка килүе турында сөйләве мөмкин. "Бәлки, биредә күзнең пыяласыман тәнчеге авыруы турында сүз барадыр, әмма хрусталик, мөгез катламы, күрү нервы, баш миенең күрү үзәкләре чирләре дә булуы мөмкин",- ди офтальмолог.
Күзләрдәге патологик процесслар белән 40 яшьтән өлкәнрәкләр ешрак очраша. Әмма мондый чирләр яшьләрдә дә күзәтелүе мөмкин. Күзгә таплар еш күренгәндә табибта тикшеренү үтәргә кирәк.

Фото: glazexpert.ru

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: