Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
16 сентябрь 2022, 10:27

Зифа булыйм дисәң...

Табиблар аякны аякка озак атландырып утыру диабет белән авыручылар һәм авырлы хатыннар өчен бик зыянлы дип раслыйлар.

Зифа булыйм дисәң...
Зифа булыйм дисәң...

Табиблар аякны аякка озак атландырып утыру диабет белән авыручылар һәм авырлы хатыннар өчен бик зыянлы дип раслыйлар. Чөнки бу табигый түгел. "Шулай утырганда бил мускуллары, оча сөякләре эшчәнлеге бозыла, нәтиҗәдә оча сөякләренә һәм гәүдә төзелешенә зыян килә",- дип белдерә табиб-хирург Максим Елисеев.
Өстәвенә, аякны аякка салып утыру йөрәккә кан килү артуы сәбәпле кыска вакытка кан басымы күтәрелүенә, кан куеруына һәм кан тамырлары системасында төерләр барлыкка килүенә китерә. Кан басымы күтәрелүе исә шикәр диабеты, аяк кан тамырлары атеросклерозы белән интегүчеләр өчен куркыныч. Авырлы хатыннарда организмда нормаль кан агышына комачаулаучы теләсә нинди киртә ананың гына түгел, бала организмына да йогынты ясый.
Нибары 10-15 минутка булса да аякны аякка атландырып утыру сәламәтлеккә зур зыян сала ала. Көн буе утырып эшләүчеләр көн эчендә күбрәк аяк өсте йөрергә тырышырга, кимендә 1,5 литр сыекча эчәргә һәм гимнастика белән шөгыльләнергә тиешләр.

Фото: sprashivai.ru

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: