Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
16 сентябрь 2022, 10:21

Чәчләрегезне еш юасызмы?

Тәҗрибәле трихолог Анабель Кингсли һәм билгеле кешеләрнең чәчләрен көйләүче Хелен Риви чәчне никадәр еш юарга кирәклеге турында киңәшләрен бирә.

Чәчләрегезне еш юасызмы?
Чәчләрегезне еш юасызмы?

Кингсли фикеренчә, башны көн саен юу мөһим һәм баш тиресе өчен бик файдалы. Тик башны салкынча яисә җылымса белән юарга кирәк. Кайнар су чәчләрнең структурасына зыян салырга мөмкин.
Риви исә чәчне атнага бер генә тапкыр юарга ярыймы дигән сорауга: "Баш тиресендәге улгән күзәнәкләр, пычрак һәм тир чәч тамыры зәгыйфьләнүенә китерә. Моннан тыш, тиредәге табигый май чәчләрне дымландыра алмый, чөнки эчкә үтеп керү өчен аның молекуласы гаять зур. Шуңа күрә башны көн саен юу чәчләрнең сәламәт үсеше өчен кирәкле дымландыруга булыша",-дигән киңәшен бирә .
Белгечләр башны тиешле дәрәҗәдә еш юмау бактерияләр үрчүенә, куак барлыкка килүенә һәм чәч коелуына китерә ала дип саный.

Фото: proprikol.ru

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: