Шулай дип раслый спорт табибы Александра Пурига.
Белгеч белдерүенчә, курагада бета-каротин бар, ул исә организмга эләккәч А витаминына әверелә, тирене зарарланудан саклый, атап әйткәндә, тиредәге тапларның төссезләнүенә ярдәм итә. 100 грамм күрәгәдә, шулкадәр үк күләмдәге абрикоска караганда, тукландырыгыч матдәләр, витаминнар һәм минераллар концентрациясе күбрәк. Абрикос киптергәндә дымын югалта, витаминнар исә җимешнең йомшагында туплана.
80 процентка кадәр җиңел үзләштерелүче углеводлар - моно һәм дисахаридлардан торуы сәбәпле, күрәгәне шикәр диабеты белән җәфаланучыларга ашарга киңәш ителми.
Фото: rosherb.ru.