Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
15 сентябрь 2022, 20:12

Бу - уникаль табыш!

Уфада ике миллионнан артык ел яткан балык табылган. 

Бу - уникаль табыш!
Бу - уникаль табыш!

Уфалы Роман Осокин, гадәттәгечә, үзенең балык тотарга яраткан урынына килгән. Уфа янындагы Охлебино авылы янында ул уникаль табышка юлыккан.

- Бу хәл Манчаза елгасы тамагында булды. Анда бик күп известьташ бар һәм аңардан кызыклы әйберләр килеп чыгарга мөмкин булуын белә идем. Бер баруымда уйламаган җирдән балыкның умыртка сөяге формасында суүсемлек ябышкан таш күреп калдым. Балыкны алып кайтып чистарткан идем - анда чыннан да борыңгы балык эзе барлыгын күрдем.

Галимнәр әйтүенчә, таштагы балыкка ике миллион елдан артык, һәм ул бик яхшы сакланган.

- Бу таш бик яхшы үрнәк! Озак еллар эшләп тә, болай ук яхшы сакланганны күргән юк иде әле. Бу уникаль табыш. Мөгаен, бу камбаладыр, шуңа охшаган, - ди палеонтолог, геология институтының өлкән фәнни хезмәткәре Рөстәм Якупов.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: