Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
2 сентябрь 2022, 09:33

Җәе үтте инде, көзе нинди килер?

               Ә сез синоптикларның фаразларына ышанасызмы?

Җәе үтте инде, көзе нинди  килер?
Җәе үтте инде, көзе нинди килер?

   Кызык итте бу җәй халыкны: беренче яртысында салкын булды, яңгырлар туктамый диярлек яуды да яуды. Барыбыз да кызу көннәр көтеп тилмердек. Ә икенче яртысында китте бит эсселек: көндезләрен урамга чыгарлык булмады!

   Борын-борыннан кешеләрнең һава торышын алдан беләсе, шуңа карап эш планнарын корасы килгән, әлбәттә. Шуңа да һәр авылда ел әйләнәсенә көндәлек һава торышын терки баручы һәм гасырлар буена килгән тәҗрибәләрдән чыгып, фаразлаучы кешләр булган: кышның фәлән аеның фәлән көнендә күп итеп кар яуса, җәйнең фәлән көнендә яңгыр көт тә тор, янәсе. Без бәләкәй чакта авылыбызда бар иде андый бабай, кешеләр, алдагы көннәрдә һава торышының нинди буласын беләселәре килсә, аңа мөрәҗәгать итәләр иде.

   Бүген инде бар кирәкле мәгълүматларны безгә һөнәри белемле метеорологлар бирә. Ләкин... еш кына аларның фаразлары чынга ашып бармый шул. Мәсәлән, мин быел да иртә яздан ук 2022 елның җәе ничек килер икән, метеоүзәкләр нәрсә вәгьдә итәләр икән дип, фаразларны өйрәнеп, шул язмаларны җыештырып куйган идем. Бүген килеп шуларны караштырып утырдым һәм бер фикергә килдем: элекке бабайлар дөресрәк әйткән булганнар түгелме икән?

   Менә, мәсәлән, Гидрометүзәкнең июнь аенда биргән мәгълүматларына караганда, июль ае климатик күрсәткечләрдән артык югары булмаска, 2021 елдагы кебек аномаль эсселәр булмаска тиеш булган.  Ә сез быелгы июльнең икенче яртысындагы кызулыкны хәтерлисезме, дуслар? Өендә кондиционеры булмаган кешеләр моны оныта алмас! Кондиционер урнаштырылмаган эш кабинетында эшләүчеләр турында әйтәсе дә юк!

                                Август аена килгәндә, аерым сүз... 

   Ә бит Гидрометүзәк бу айга карата аеруча оптимистик фикер белдергән булган ул чакта: уртача айлык эсселек +22,+24 градус тәшкил итәчәк дигән сүзләр акка кара белән язылган! Җитмәсә, ай ахырына табан җылы көннәр – суыту, ә кояшлылары яңгырлар белән алмашыначак дип тә өстәгәннәр әле. “Гадәттәгедән артык эсселек Себернең көньяк-көнчыгышында һәм Бурятиядә генә көтелә, шул ук вакытта Урал, Себер һәм башка кайсыбер өлкәләрдә яңгырлар артык күп явачак” дип тә куркыткан булганнар. Менә ышан син моннан соң бар илгә игълан ителгән фаразларга...

   Барыбыз да үзендә тойды: августның хәтта берничә генә көне дә җиләзетеп, адәм балаларына азрак һуш алырга ирек  бирмәде, кызулык артканнан-арта гына барган кебек телды. Һава температурасы 29-32 градустан төшмәде, хәтта төннәрен дә салкынча һава булмады диярлек. Кызулыктан интегүчеләр чамасыз күп булды: өлкәннәр хәлсезлектән тилмерсә, эссе сугып табиблар ярдәменә мохтаҗ булучылар саны артканнан-артты. Эсседән котылыйм дип суга керүчеләр һәм зыян күрүчеләр статистикасын укып, чәчләр үрә торды хәтта.

   Башкортстан халкы гына түгел, бар Русия халкы, Европа илләре иза чикте соңгы ике айдагы эсселектән. Июль ахырында без гаиләбез белән Түбән Новгород, Мәскәү, Санкт-Петербург якларына сәяхәткә чыгып киттек. Кызу кабинетта эшләп эсселектән интеккән мин бахыр, юлларның озынлыгын да сизми, машинадагы “микроклимат” дип аталган замана рәхәтенә чумып, рәхәтләнеп сәяхәт кылдым. Әлбәттә, без булган шәһәрләрдә дә эсселек арттан ияреп йөрде, анда да һәркем күләгәлерәк урыннарда булу ягын карый иде. Әйткәндәй, синоптиклар 2022 елның җәен Мәскәү өчен тарихта иң-иң эссе ай дип игълан иттеләр. Санкт-Петербургта гына кызулык үзен артык сиздермәде, үзебезне 30 градуста да яхшы хис иттек. Моңа шәһәрнең су өстендә утыруы булышлык итәдер дигән фикергә килдек. Аннан соң Көньякка, диңгезгә юл тоттык. Анда исә гадәти кызулык – 28-30 градус хөкем сөрә иде. Диңгездә коенып, рәхәтләнеп ял иткән кешегә бу эсселекнең бер авырлыгы да тоелмады, әлбәттә.

   Кайтыр юлга кузгалгач та, Краснодар, Ростов, Саратов, Самараларда шаккатмалы эсселек тора иде: “һәркайда кызу, юлларда – асфальт, хәтта машиналарның тәгәрмәчләре эри” дигән сүзләрне еш ишетергә туры килде.

   Башкортстан да кызу көннәре белән каршы алды. Һәм бүгенгә кадәр бу дәвам итте. Ярый әле, көннәр кыскарып, төннәр озая төште: чалт аяз күктә кояш артык озак патшалык итә алмый башлады, көндезге эсседән арыган тәннәр төнлә булса да изрәп ял итә...

   Ышаныргамы-юкмы, анысын һәркем үзе хәл итәр: шул ук синоптиклар бүгеннән – сентябрьнең тәүге көненнән үк Башкортстанда сихри алтын, чама белән генә җылы һәм яңгырлы, гөмбәгә бай көз вәгъдә итәләр. Әлегә кадәр кызу кояш астында хәлдән тайган халык тиз генә ышана алырмы икән көзнең бер атна эчендә патшалык итә башлавына.

                             Сентябрь идеаль булырмы?

   Синоптиклар әйтүенчә, сентябрьдә һава торышы гадәти нормадан 3-5 градуска югарырак булуы көтелә ( ә норма буенча көзнең тәүге аенда 8-12 градус). Димәк, сентябрь быел чагыштырмача җылы, шул ук вакытта кыска вакытлы яңгырларга бай булачак. Ә бу – гөмбә җыярга яратучылар өчен иң шәп һава торышы дигән сүз!

   Ә әлегә сентябрьнең тәүге ике атнасы үткән җәйне хәтерләтәчәк. Бүген, мәсәлән, көндез +23 градус җылылык һәм урыны белән күк күкрәве, яңгыр явуы көтелә. Бу көннәрдә һава температурасы уртача алганда +17, +20 градус чамасы булып, аерым көннәрдә 23 градускача күтәреләчәк. Төннәр дә җылы – +6, +8 градус чамасы торачак.

   Сентябрьнең икенче яртысыннан салкынайта төшү көтелә, ни дисәң дә, көз җитте бит, дуслар! Шулай да,чагыштырмача җылы булачак әле: көндезләрен +10, +13, нөннәрен +7,+9 градус чамасы. Сентябрьнең соңгы атнасында, могаен, әбиләр чуагы үз хакимлеген башлар: көндезләрен +19 градуска кадәр җылытачак. Кәефләрне төшерерлек фаразларга килгәндә, кояшлы сентябрьдән соң яңгырлар чоры башлануы бар. Хәер, көньяк районнарга бу һич тә янамый – анда ай ахырына кадәр җылы һәм коры булачак, ә төньяк районнарда ай дәвамында кыска яки озайлы вакытлы яңгырлар явып кына торачак.

    Хәер, алдагысын тик Аллаһ кына белә. Бүген без бәян иткәннәр барсы да тик синоптиклар фаразлары гына бит әле.

                                Һава торышы аномалияләреме, әллә?

   Соңгы елларда Башкортстанда кышкы һәм җәйге температураларның кинәт сикереше күзәтелә, дип исәпли профессор, география фәннәре докторы, БДУның гидрология һәм геоэкология кафедрасы мөдире Әүфәр Гәрәев. Һәм бу глобаль җылыту белән бәйле икән.

   -Эретүләр шул чорга туры килмәгән салкыннар белән алмашына. Мондый плюстан минуска табан үзгәрешләр һава массаларының циркуляциясе үзгәрешеннән тора. Кайсыбер республика метеостанцияләре мәгълүматларына караганда, уртача еллык температура 1-2 градуска артты,- ди ул.

   Башкортстанның баш метеорологы Анна Козаева да республикадагы климат, бар илдәге кебек үк, җылыну ягына табан бара дип исәпли. Бу хакта төбәктә 30 ел дәвамында алып барылган күзәтүләр дә сөйли.

   -Болар – тикшеренүләр. Шул ук вакытта, әгәр җылыну хәтта 3 кенә шартлы градуска артса да, аномалияләр, мәсәлән, корылык көтәргә мөмкин,- дип белдерә ул.

                                     Шул ук вакытта...

   Август ае буена яңгырлар яумау, шулай ук һава температурасының рекордлы югары булуы аркасында республикада янгынга каршы махсус режим кертелгән бер көндә... Дуван районында яшәүче бер фермер икенчесенең басуына ут төркән.

   Әлбәттә, бу шаккатмалы хәл республикада зур шау-шулар куптарды. Социаль челтәрләрдә урын алган язмаларга караганда, Дуван районының Ләмәзә авылында ике фермер арасында уңыш өчен көрәш кызганнан-кыза барган. Күрүчеләр-белүчеләр хәбәр итүенчә, янәсе, банкротлыкка чыккан бер авыл хуҗалыгы кооперативының элекке рәисе үзе чәчкән ашлыкны (инде аныкы булмаган) саклап калу өчен ут белән “көрәшә”. Аның девизы: “беркемгә дә тәтемәсен!”. Язмада шул ачык күренә: фермер көн уртасында басуга ут төртә һәм моны янгын хәвефе аеруча югары булган, зур янгын чыгу өчен кечкенә бер чаткы җиткән чорда эшли!

   -Минем ашлыгымны урлау бара. Мин моны басуны яндыру юлы белән туктатырга телим. Минең башка чарам юк. Полиция берни дә эшләми”,- дип аңлата фермер үзенең бу җинаятьчел адымын.

   Вакыйганың шаһитлары янгынны сүндерергә тотынгач та туктый алмый әле ул һәм аларны этеп җибәреп, “Бу минем басу”,- дип кычкыра.

   Әлбәттә, тормыш булгач, төрле хәлләр килеп туарга мөмкин: кемдер кемнедер алдарга да, җирен үзенеке итәргә һ.б. начарлыклар кылырга мөмкин. Ләкин уттай кызу җәйдә, инде уңышы өлгергән басуга ут төртергә? Нинди кеше генә булдыра ала икән мондый эшне? Ә ут көчәеп, башка басуларны, урман-кырларны да куырып, кешеләр яшәгән авылга җитсә, йөзләрчә кешеләрне йорт-җирсез калдырса, корбаннар китерсә? Уйладымы икән фермер болар хакында? Юктыр, аз гына уйласа да бармас иде ул бу адымга.

   Хәзер инде фермерга закон каршында берничә статья буенча җавап бирергә туры киләчәк...

                                                Гөлара Арсланова.

Фото: sib.fm

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: