Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
1 сентябрь 2022, 10:44

Һавада Кит очып йөриячәк

Күккә менеп, күккә карап очарга язгандырмы?

Һавада Кит очып йөриячәк
Һавада Кит очып йөриячәк

Күккә менеп, күккә карап очарга язгандырмы?

 

Испания дизайнеры Оскар Виналс киләчәк очкычы концепты белән таныштыра. Бу модель Sky Whale («Һава Киты») дип атала. Виналс аны Җир шарында тиз очучы гигант булачак дип белдерә.

Самолет берьюлы 755 кешене үз бортына алачак.

Өч зур палубада эконом, стандарт һәм люкс сыйныфларына урнашу мөмкин булачак.

Люкс түбәсе үтәкүренмәле булып, һаваны күзәтеп бару мөмкинлеген бирәчәк.

 «Һава Киты» ерак  араларга гына очачак. Аның двигательләре 360 градуска әйләнәчәк һәм турбиналары очкычны вертикаль рәвештә күтәрәчәк, имеш.

Искиткеч нәрсә бит бу! Тик әле ул кәгазьдә, сурәтләрдә генә! Ай-һай, зур хыял...

 

Фото: The Sun

 

Һавада Кит очып йөриячәк
Һавада Кит очып йөриячәк
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: